Самарада кем соң главный «татарин»?

riI6zocFmPcТагын бер тапкыр татарлар Корылтае турында

Берничә ел элек Самара өлкәсе татарлары Корылтай үткәрергә җыенып йөргәннәр иде. Бу идеяне хуплап, “Бердәмлек” газетасында берничә мәкалә дә басылып чыкты. Ләкин, кайбер милләттәшләребезнең карышуы аркасында, Корылтай булмый калды. Нигә кирәк иде соң ул Корылтай, дигән сорау туа.

Россиянең татарлар күмәкләшеп яшәгән күп өлкәләрендә шундый Корылтайлар үтте һәм татарлар, оешмалары күп булуга карамастан, берләшеп төп оешма оештырдылар. (Татар конгрессы, “Туган тел”, “Дуслык” һәм башкалар). Алар хәзергәчә бердәм булып, уңышлы гына эшләп киләләр.

Самара өлкәсендә дә күп татар оешмалары эшли. Ләкин, арабызда бердәмлек булмаганга, зур эшләрне аерым-аерым гына башкарып чыга алмыйлар. Мәсәлән, Мехзавод бистәсендә мәчет салу, икенче татар мәктәбе ачу мәсьәләсе бер урында таптана, хәзер инде менә “Бердәмлек” газетасы да ябылырга мөмкин. Әйе, дөрес, интернет заманасында басма газеталарны саклап калу бик кыен. Ләкин киләчәк буыннар өчен булса да, өлкәдәге бердәнбер татар газетасын саклап калырга кирәк. Иртәгә нәрсә буласын кем дә белми бит…
Ә безгә әле, Крутые Ключи бистәсендәге һәм Южный городтагы татар сыйныфларын зурайтып, татар мәктәбе ачарга һәм мәчет салырга кирәк булачак.

Күпмилләтле илдә яшәргә һәм милләт буларак сакланып калырга җиңелрәк булсын өчен оешырга һәм үзебезне бердәм, көчле милләт итеп күрсәтергә кирәк. Болай да татарларны күп кимсеттеләр инде, җитәр. Крепостное право булган чакта да русларга гына крепостной крестьяннар тотарга рөхсәт иткәннәр, ә татарларны югары уку йортларына укырга да алмаганнар. Бәлки шуңа күрәдер дә татарлар арасыннан үзебезнең Ломоносовларыбыз, Менделеевларыбыз, Туполевларыбыз чыкмаган. Дөрес, Баранов һәм Карамзин кебек сәләтле кешеләребез рус фамилияләре алып укыганнар һәм танылган кешеләргә әверелгәннәр. Ә күпчелегебез һаман шул чорда таптана. “Татар” дигәч, күп кешенең күз алдына ишегалды себерүче яисә базардагы сәүдәгәр килеп баса иде. Бу стереотип һаман да күбесенең исендә.

Хәзерге вакытта төрле милли оешмалар җитәкчеләре, губернатор янына көтүләре белән барып, үзара гапләшеп-бәхәсләшеп утыралар. Ә губернатор аларга: “Сез башта үзара бер фикергә килегез, аннары минем яныма килерсез”, — ди. Корылтай җыеп, губернатор һәм башка түрәләр дәрәҗәсендә сөйләшә алырлык, сүзе үтә торган берничә кешене сайларга кирәк. Шулай итсәк, эшләребез дә уңышлырак барыр иде.

Минем фикеремчә, оешмалар күп булсын, әмма алар, бер-берсенә комачауламыйча гына, барысы да бер канат астында, бер юнәлештә эшләргә тиешләр.

Самара өлкәсендә татарларның баш оешмасы булса, Казандагы җитәкчеләргә дә безнең белән дә эшләргә ансатрак булыр иде. Дөресен генә әйткәндә, Казан Самарада кемнең “главный татарин” булуын белми.

Татар балаларын татар авылларында атнасына 2 сәгать татарча, 28 сәгать русча укытырга тиеш түгелләр. Әти-әни, әби-бабаларыбыз телен ничә сәгать укырга икәнне без үзебез хәл итәргә тиешбез. Равил абый Яһудин юк шул бу эшне эшләргә. Заманында ул педагогия университетында татар укытучылары әзерләүче бүлек, татар балалар бакчасы, татар мәктәбе ачарга, мәчет, мәдрәсә салырга, авылларда мәчетләр төзергә бик күп ярдәм итте.

Хәзер исә татар авылларында сабыйларыбызны балалар бакчасыннан ук рус мохитында тәрбиялиләр. Башка да, бернинди тәртәгә дә сыймый торган нәрсә! Бу татарларны бетерүгә китерәчәк, шуны белегез! Ә кем гаепле? Дөрес, үзебезнең таркаулык һәм битарафлык.

 Әсфәндияр ВӘЛИТОВ.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 674

Один комментарий

  1. Зур мероприятиялэрне Национальный проектка кертеп булмый мы икэн?

    Менэ бит Главный Татарин дигэндэ, Казанда, мэсэлэн, Салаватны узып беркем алга чыкмый Ул узе белмидэ шуны. Буартистлар арасында. Эменэ мин Азан газетасы булганда язганда идем Бездэ мэсэлэн Абдул Кадир Бабай бар иде Хэрбер эштэ анын сузе нокта иде

    АбдулКадир бабай илиабзый ниэйтер дия иделэр Эле кем икэн Бездэ хэзер катлаулырак Может коллегиально Батыр Егетлэребез алап бара диеп уйлый м ахыргы ноктаны куючы булса анарг а чыгымнарныдатулэргэ кирэк диеп уйлыйм