Иске Ярмәк авылының мәдрәсәсендә бәйге үткәрелде

vi5fq0LeQ8IИске Ярмәк авылы мәсҗиде каршындагы мәдрәсә бинасында белем алучы балалар арасында Азан әйтү (ир балалар) һәм изге китаптан кыска аятьләр укучы балалар өчен бәйге үткәрелде.

Укучы балалар өчен төче бүләкләрне Юлия һәм Илшат абый Сәлимовлар әзерләделәр, зур рәхмәт аларга. Ә догалар язылган шамаилләр мәсҗидтән бүләк итеп бирелде.

Әлеге балаларның әти-әниләренә дә рәхмәт сүзләре җиткерәбез, алар үзләренең уңышлары белән сезне һәрвакыт шатландырып торсыннар иде!

Hf9Upj8yIS4

eB4g17nI8dY vi5fq0LeQ8I

Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.

Камышлы районы.

Просмотров: 1047

Комментирование запрещено