В Татарстане направят 123 млн рублей на возрождение татарской онлайн-школы «Ана теле» / Татарстанда «Ана теле» татар онлайн-мәктәбен яңадан ачу өчен 123 млн сум юнәлдереләчәк

a07bf1f4054b0ed9f0d65f42ad0037abВ Татарстане на создание и техническое сопровождение информационной образовательной системы дистанционного обучения татарскому языку «Ана теле» будет выделено 123,3 млн рублей. Об этом сообщает пресс-служба Минфина РТ.

Средства из республиканского бюджета будут выделены Министерству образования и науки РТ в текущем финансовом году, отмечают в ведомстве.

В начале июня прошлого года бесплатная онлайн-школа татарского языка «Ана теле» сообщила о закрытии. Причиной было названо то, что иностранная компания EF Education First, совместно с которой был реализован образовательный проект, приняла решение об уходе с российского рынка.

Позднее, в августе, глава Минобрнауки РТ Ильсур Хадиуллин заявил, что онлайн-школа изучения татарского языка «Ана теле» будет спасена от закрытия благодаря переносу на отечественную платформу.

Для переноса контента тогда выбрали российскую онлайн-платформу JetClass от образовательной компании DenizSchool. Основным оператором и координатором проекта назначили Министерство образования и науки РТ. Тогда, в августе, предполагалось, что на перенос контента понадобится шесть или семь месяцев.

Онлайн-школа татарского языка «Ана теле» работала с 2013 года. Она была создана по поручению Раиса Татарстана Рустама Минниханова. Образовательный курс включал девять уровней сложности.

tatar-inform.ru

***

Татарстанда татар телен читтән торып өйрәнү буенча «Ана теле» мәгълүмати белем бирү системасын булдыруга һәм техник яктан җиһазландыруга 123,3 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика бюджетыннан акча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына агымдагы финанс елында бүленәчәк, дип искәрттеләр ведомствода.

Узган елның июнь башында «Ана теле» бушлай татар онлайн-мәктәбе эшчәнлеген туктату турында хәбәр итте. Моның сәбәбе — EF Education First чит ил компаниясенең (белем бирү проекты шуның белән берлектә гамәлгә ашырылды) Россия базарыннан китәргә карар кылуы.

Соңрак, август аенда, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдергәнчә, татар телен өйрәнү буенча «Ана теле» онлайн-мәктәбе Россия платформасына күчереләчәк һәм шул рәвешле ябылудан саклап калыначак.

Ул чагында контентны күчерү өчен DenizSchool белем бирү компаниясенең JetClass Россия онлайн-платформасын сайладылар. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы проектның төп операторы һәм координаторы итеп билгеләнде. Ул чагында, август аенда, контентны күчерү өчен алты яки җиде ай кирәк булачак дип фаразланган иде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән ачылган «Ана теле» татар онлайн-мәктәбе 2013 елдан бирле эшләде. Белем бирү курсы тугыз катлаулылык дәрәҗәсен берләштергән иде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 975

Комментирование запрещено