Тольяттида һәр елны “Язлар моңы” фестивале үткәрелеп килә. Залда ак яулыклы әбиләр һәм түбәтәйле бабайлар, кечкенә балаларын иярткән урта яшьтәге татарлар утырган. Ә сәхнәгә чыгып биерлек һәм җырларлык яшүсмерләр сәхнә артында мәш килә. Фойеда “Бердәмлек” газетасының хәбәрчесе моңаеп утыра. Халык аның янында бик сирәк туктап, бераз сөйләшеп тора да, бушлай газетаны алып, үз урынына кереп утыра. Күбесе борылып та карамыйча узып китә.
Бу фестивальгә минем беренче тапкыр килүем булганлыктан, күңелемдә ул капма-каршы хисләр тудырды. Беренчедән, Тольятти милли-мәдәни автономиясенең эшчәнлеген күреп шатландым. Биредә яшәүче татарларны берләштерү, динебезне, мәдәниятебезне һәм телебезне саклап калу өчен күп эшләр эшләнә. Аерым солистларны да, аллы-гөлле татар киемнәре киеп сәхнәгә чыккан коллективларның җыр-биюләрен тулы диярлек зал алкышлап каршы алды. Бу руслашып баручы татарларның ата-бабалары сәнгате белән аз булса да кызыксынуын, тамырларын югалтмаска тырышуын күрсәтә, дип фикерлим.
Мине башкасы гаҗәпләндерде. Күп еллар буе татарларның күләмле бәйрәмнәрендә һәм концертларында “Бердәмлек” өлкә татар газетасы бушлай таратыла, шул ук вакытта аңа язылырга кирәк булуы турында да әйтәбез. Кибеттән әйбер алганда акча түлисез бит. Монда да шулай, акчасыз газета кәгазен дә сатып алып булмый, типография, почта хезмәте өчен дә түләп булмый, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы турында сөйләмим дә инде, акча калса – түлибез, булмаса, икенче яртыеллыкны көтәбез, чөнки безнең редакциядә милләтпәрвәрләр генә эшли ала.
Алай да, яхшымы, начармы, бәйрәмнәрдә 10-15 кешене язылырга күндерә ала идек әле. Менә бу юлы да газета-журналларыбызны, еллык календаребызны җәеп салдык, узган-барган кешене чабуыннан тартып диярлек өстәлебез янына китереп, милли газетага язылу мөһимлеген аңлатып бирергә тырыштык.
Кызганычка, газетабыз да, төсле журналыбыз да беркемгә дә кирәкми булып чыкты. Ник язылмыйсыз соң, дип сорасаң: “Мы по-татарски читать не умеем”, — дип кенә җиффәрәләр. Кайберәүләре хәтта Татарстан газета-журналлары алып килгәнбез, дип уйлаганнар. Ә өлкә татарлары өчен 34 ел буе газета, 12 ел буе Россиядә бердәнбер ике телле журнал чыгып килүе турында белмәгәннәр дә!
Кайткач та Тольяттида ничә кеше безнең газетага язылуы белән кызыксындым. 30 мең татарның 76сы газета яздырып алалар булып чыкты. Ай-һай, күп икән! Ничек итеп, татар сыйныфларында укымыйча, газетага язылмыйча, үзара татар телендә сөйләшмичә, татарлыгыбызны саклап калып булыр икән? Ник болай килеп чыкты соң әле бу?!
Сәбәпләр берничә булырга мөмкин. Башта үзебенең гаепне таныйк. Өлкәдә татар газетасы чыгуы турында халык белми икән, димәк, реклама юк, Тольятти татарлары белән ныгытып эшләмибез.
Икенче сәбәбе дә бездәндер, дип уйлыйм, чөнки Тольятти татарлары турында бик аз язабыз. Үзебезне яклап шуны гына әйтә алам – анда узган бөтен чараларны да яктыртып барырга тырышабыз. Ә икеяклы элемтә булсын өчен шәһәрләрдә үз корпунктларыбыз булырга тиеш.
Моның өчен дә акча кирәк, араларыннан чыккан үзешчән хәбәрчеләр генә бу эштә ярдәм итә ала.
Өченче сәбәп тә бар – интернет. Аның аша минуты-сәгате белән теләгән информацияне табып алып була хәзер. Ә газетада уйлап, анализ ясап язылган күләмле мәкаләләр басылып чыга, аларны кемдер ярата, ә кемдер юк. Кем татар телендә сөйләшкәнне тыңларга теләсә, телевизордагы татар программасын кабызып куя. Анда сиңа җыр да, кино да… Тик менә балаларыбыз гына, рус мультфильмнары карап, рус мәктәпләрендә укып, татар телендә бер кәлимә сүз әйтә белмичә үсәләр. Монда елына бер фестиваль һәм бер Сабан туе үткәрү генә аз. Татар теле дәресләре оештырырга, газетага язылырга кирәк, чөнки анда татар телебезне саклау буенча уздырылучы чаралар, эшләп торган татар мәктәпләре тәҗрибәсе турында язып торабыз…
Биллаһи, татар телен белмәүне, газетага язылмауны тамырларыбызга карата гади битарафлык белән аңлатырга тел әйләнми. Тольятти татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ислам хәзрәт Гомәров, Зөлфия ханым Галиханова, Алия ханым Мусина татарларны үз даирәләренә алып кереп китү өчен башкарган эшләрен батырлык дип атарга була. Кызганычка, өч кеше генә яу кырында җиңә алмый, әлбәттә, моның өчен һәр татарның күңелендә милли үзаң уянырга тиеш. Тик менә аны озаграк көтсәк, соң булмасмы, берничә елдан “Язлар моңы” фестиваленә килергә кеше булырмы икән?
Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 756
Балаларыбызны, оныкларыбызны татар теленэ ойрэтмэсэк- Берничэ елдан 76 кеше дэ язылмаячак газетага- олылар гына языла бит!! Золфия белэн кызы Алия жаннарын биреп, тырышып кына яшьлэрне татар ясап булмый ! Безне дэ кузгатып , ялынып бу фестивальгэ Камышлыдан дэшэлэр иде, Гали гармунында уйнарга — без дэ олыгаябыз, еракка йормибез…