Яңа Буян авылындагы «Форель» экофирмасы уңышлы гына эшләп килә
Үткән ел ахырында анарга өч ел тулып узды. Шушы кыска вакыт эчендә Александр һәм Нурия Бурмәтновлар ала балык (татар телендә форельне кәркә балыгы дип тә, ала балык дип тә атыйлар) үрчетү эшен җайга салып кына калмаганнар, экотуризм юнәлешен дә үзләштерә башлаганнар. Туристларны җәлеп итү өчен Самара өлкәсе авыл хуҗалыгы министрлыгыннан грант оту бәхетенә ирешкәннәр.
Шәһәрдә уңышлы гына эшләп торган гаиләнең авылга күчеп китеп, ала балык үрчетә башлавының сере нәрсәдә соң? Бу турыда безгә Нурия Бурмәтнова сөйләде.
Алар күптән инде Яңа Буян авылында өй салып куйган булганнар икән. Александр гомер буе үз өендә яшәргә омтылган, тик акча булсын өчен нинди дә булса эш табу турында хыялланган. Бу тик хыял гына булганлыктан, әллә ни ашыкмаганнар. Ләкин Ходайдан вакыты җиткән күрәсең. Ничектер тиз генә җыенганнар да авылга күчкәннәр, эш караштыргалый башлаганнар. Куян фермасына барып карагач, шундый йомры йомшак куяннарны суеп тунарга куллары бармас дип, борылып чыкканнар.
Тавыклар белән дә шул ук хәл. Ниндидер чистарак эш эзли торгач, Мәскәүдәге авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә барып карарга булганнар. Менә шунда балык үрчетү эше белән кызыксынып киткәннәр дә инде. Төрледән-төрле балыкларны өеңдә генә дә үрчетеп була икән бит. Хәзер инде алар максатлы рәвештә якын тирәдәге балык фермаларын йөреп чыгалар, хуҗалар белән сөйләшәләр, тәҗрибә уртаклашалар. Шулай йөри торгач, форель үрчетү юнәлешен сайлыйлар.
- Бу сезнең беренче эшегез түгелдер бит?
- Юк, әлбәттә. Самарада мин турбизнес өлкәсендә эшләдем. Ә ирем күптән инде колбаса ясау белән шөгыльләнә. Ул төп эшеннән дә аерылмады, яңасын башларга да җөрьәт итте. Экофермабыз – күңел өчен. Башта эше ансат кына булыр кебек тоелган иде. Ростов-на-Дону шәһәрендәге бер фермер: “Мин өйдә көне буе чәй эчеп утырам, су алмаштырып тору системасының берәр нәрсәсе эштән чыкса, телефоныма СМС килә, дип сөйләгән иде. Чынында исә алай ук җиңел түгел. Фермабыз эшләп китәргә өлгермәде, авылда ут сүнде дә куйды. Ирем өйдә юк иде, үземә бензин генераторларын кабызып йөрергә туры килде. Дөрес, алар автомат рәвештә кабынырга тиеш иде, тик гел без уйлаганча гына барып чыкмый шул. Әле дә ярый тиз генә аңыштым, балыкларыбыз исән калды.
Икенче юлы компрессорлар туктагач, төп бассейндагы 9 меңләп балыкны үз кулларыбыз белән икенчесенә йөгерә-йөгерә күчерергә туры килде. Кыскасы, яннарында гел кеше булырга тиеш. Чәй эчеп утырырга вакыт юк анда.
Башта кеше ялларбыз дип уйлаган идек. Ләкин хәзерге вакытта авылда эшче куллар юк дәрәҗәдә. Квалификацияле кеше турында сөйләмим дә инде, эчми торган уңганрак бер кеше булса да ярар иде. Шуңа күрә барысын да үзебезгә эшләргә туры килә. Ала балык бик нәзберек бит ул, тик кислородка бай булган чиста суда гына үрчи. Кислород күрсәткечләре аз гына төшсә дә, шундук су өстенә калкып чыгалар. Бала караган кебек карарга туры килә. Көненә дүрт мәртәбә махсус ризык ашатабыз. Мин бу эшне үзем эшлим, чөнки ашатканда гына балыкларның хәлен белеп була — актив булсалар, аппетит белән ашасалар, бар да яхшы, димәк. Элек балык азыгын Европадан кайтарта идек, санкцияләр кертелгәч, Ерак Көнчыгыштан сатып ала башладык. Сыйфаты да яхшырак, су да ул хәтле пычранмый.
- Ә нигә ала балыкны сайладыгыз? Ул хәтле таләпчән булмаган балыклар да бар бит.
- Әйе, белгечләр дә безгә шул ук сүзләрне әйткәннәр иде. Мәрсин (осетр) балыгы алай ук таләпчән түгел. Шулай да ала балык һәм гәрәбә балыгы күңелебезгә хуш килде. Аның тәме дә яхшы, ите дә йомшак, эшкәртүе дә ансат, бәясе дә зур түгел. Ә мәрсин балыгы ул байлар өчен. Моның өчен грант алуы да җиңелрәк булды. Хәзер инде фермага килеп керүе дә рәхәт, бөтен җирдә чисталык, әкрен генә су чайпала, компрессорлар гүләп тора – күңелгә рәхәтлек иңә.
“Адлер” токым заводыннан сатып алынган уылдыктан балык үсеп җиткәнче ел ярым вакыт кирәк булды. Башта 400-450 граммлы балык сатарбыз, дип уйлаган идек, Ләкин базар алдыбызга үз таләпләрен куйды, 600-700 граммлы балыкны яхшырак алалар. Уха пешерергә дә, кыздырып ашарга да була. Икенче этапта инде үзебезнең уылдыктан үрчетә алдык.
- Сату базарын табарга кыен түгелме?
- Башта мин үзем реклама һәм сату эшләре белән генә шөгыльләнермен, дип уйлаган идем. Бассейннар тирәсендә эшләргә кеше таба алмагач, барысы да минем өскә өелде. Бу турыда балык сата башларга вакыт җиткәч кенә исебезгә төште. Viber, ВКонтакте месcенджерларында үз төркемебезне булдырдым. “Магнит” челтәре җитәкчелеге белән дә сөйләшүләр алып бардык, тик без алар теләгән хәтле балык үрчетә алмыйбыз. Әлегә атнасына бер мәртәбә заказлар буенча балыкны Самарада һәм Тольяттида яшәүче клиентларыбызның өйләренә китереп бирәбез. Менә шулай ике тонна балыкны урнаштырабыз.
- Суытылган балык кына сатасызмы?
— Юк, салкын һәм кайнар ысул белән ысланган балык та сатабыз. Моннан тыш, иртәнге аш өчен үзем бер рецепт та уйлап чыгардым. 200 граммлы банкага бертигез кисәкләргә бүленгән тозлы балык өстенә төрле үләннәр һәм тәмләткечләр сибеп тутырабыз, өстенә зәйтүн мае сибәбез. Искиткеч тәмле ризык.
Ферманың эше җайга салынгач, Нурия элеккеге эшен – экотуризмны да исенә төшергән. Башта туристлар саны аз булган, ләкин тора-бара халыкның кызыксынуы арткан, безнең өлкәдән генә түгел, башка регионнардан да килеп йөриләр. Күптән түггел генә Екатеринбург турфирмасы 44 кешелек өч төркем киләчәге турында хәбәр иткән.
Хуҗабикәгә кунакларны урнаштыру өчен Мәдәният йортын арендага алып торырга туры килгән. Әлегә чәй өстәле кору өчен беседка гына бар. Анда деликатеслардан да авыз итәләр, үлән чәйләре эчәләр, эш барышы белән танышалар. Күбесе тәҗ-рибә алу өчен килүләрен яшермиләр.
Күптән түгел генә Бурмәтновлар тагын бер грант алу бәхетенә ирешкәннәр. Бу юлы урман эчендә кунак йорты төзергә җыеналар. Куна килергә теләк белдерүче булса – рәхим итегез! Нурия турбизнесны үстерүгә тартыла төшә. Ә Александр ала балык хуҗалыгын тагын да җәелдереп җибәрергә уйлый, яңа бассейннар өчен материаллар да әзерләп куйган инде.
- Эшегез болай барса, ял итәргә дә вакытыгыз калмас инде?
- Минем законлы ял көнем бар. Кайчакта татар милли бәйрәмнәренә чыгып керәм, кайчак хатыннар белән җыелып кибетләр буйлап йөрибез. Кызларыбыз үсеп, кияүгә чыгып, үз тормышлары белән яшиләр. Хәзер без тулысынча балык фермасы һәм экотуризм белән рәхәтләнеп шөгыльләнәбез. Үзебез сайлап алган яраткан эшебез бит ул!..
Сәгыйть ТАТАРИНКОВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 646