Тормышын 180 градуска борды да яңадан яши башлады, диләр кисәк кенә эшен алыштырган кешеләр турында
Мин дә шундый бер кешене беләм. Миңниса Сәетгали кызы Садыйкова 26 ел буе үзе укыган 36 санлы мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән (хәзер ул Самараның 137 санлы мәктәбе булып санала). Үз эшен бик яратып эшли, укучылары да аңа шуның белән җавап кайтаралар. Ләкин укытучыларга 25 елдан соң пенсиягә чыгу мөмкинлеге юкка гына бирелми. 26нчы укыту елында Миңниса да үз тормышын үзгәртергә кирәк, дигән фикергә килә. Яңа Буян авылында өйләре булган, аны дача итеп кулланганнар. Тәвәккәлләп күченергә генә кала. Читать полностью