Журналистлар өчен II бөтенроссия “Хәбәр” конкурсына старт бирелә

logoБөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар телле гәҗитләр, эфирга чыгучы теле- һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары арасында II бөтенроссия “Хәбәр” конкурсы уздыра.

Конкурс 2024 елның 1 апреленнән 2024 елның 1 октябренә кадәр үткәрелә. Конкурска 2023 елның 1 октябреннән алып 2024 елның сентябрь аена кадәр басылган, эфирга чыккан эшләр кабул ителә.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

«Үрнәк гаилә» (әлеге номинациягә Россиядә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан төбәкләрдәге үрнәк татар гаиләләренә багышланган материаллар кабул ителә);

«Шәхес» (әлеге номинациягә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан игълан ителгән “Шәхесләр елы” уңаеннан төбәкләрдәге танылган татар шәхесләренә багышланган материаллар кабул ителә);

«Яшь корреспондент» (әлеге номинациягә 5-11 сыйныфларда укучы балаларның татар телендә басылган яки эфирга чыккан материаллар циклы кабул ителә).

Хәбәр конкурсы 2024 НИГЕЗЛӘМӘ

Анкета Хәбәр конкурсы 2024

tatar-congress.org

Просмотров: 576

Комментирование запрещено