Мөселманнарда, ифтарга табын әзерләп, дин кардәшләрнесыйлау, Аллаһыга ялварып, бергәләп догалар кылу, бергәләп авыз ачу гадәте күптәннән яшәп килә. Бу гамәлнең әҗере, әһәмияте бик зур. “Кем дә кем, ураза тотучыларны чакырып, авыз ачтырса, ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тотканнарның савабы ул кешегә дә язылыр”, — дигән бит Пәйгамбәребез с.г.в. Бу ямьле, җылы очрашуларның тагын бер күркәм ягы бар – алар халыкны берләштерә, дуслаштыра, туганлаштыра да әле.
Самар шәһәре гыйбадәтханәләрендә дә авыз ачтыру матур гадәткә әверелеп китте. Әйтик, Зубчаниновка бистәсенең (милләттәшләребез үзара аны Татар бистәсе дип атап йөртәләр) “Болгар мирасы” мәсҗидендә быел бишенче мәртәбә хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде.
“Биш ел элек без, өч-дүрт хатын-кыз, бергә җыелып, шушы игелекле эшкә юл салдык. Баштагы чакларда мәҗлесләргә 50ләп кеше җыела иде. Ел саен табын оештыручыларның да, авыз ачарга килүчеләрнең дә саны арта баруы шатландыра. Бу инде — халыкның дингә тартылуын, Ислам таләпләре буенча яшәргә омтылуын күрсәтүче күркәм күренеш. Бүген, мәсәлән, ифтарда 150гә якын дин кардәшебезне кунак итәбез. Араларында олылар да, яшьләр дә бар. Кечкенәдән Ислам нигезләрен белеп, дини гореф-гадәтләребезне, рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелләренә сеңдереп үссеннәр, дип, балаларны да чакырабыз.
Шуны да ассызыклап үтәсем килә — мәхәлләбез хатын-кызларының дус, бердәм булуы безгә менә инде ничә ел ифтарларны уңышлы үткәреп килергә ярдәм итә. Моның өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылам”, — дип сөйләде бу эшне башлап җибәрүчеләрнең берсе Юлия Залятдинова.
“Кеше күп булганлыктан, бина залында барысын да сыйдырмау сәбәпле, быел инде икенче ифтар уздырабыз, — дип сүзгә кушылдылар башка хатын-кызлар. — Һәрберебездән җыелган хәләл акчаларга ризыклар сатып алып, сый-хөрмәтләрне үзебез әзерлибез. Кемдер исә акчалата түгел, ә табын корыр өчен корбан ите, җиләк-җимешләр, чәй, башка тәм-томнар китереп, үз өлешен кертә”.
Мәҗлестә остабикәләр һәм остазлар – Мәрьям Сабирҗанова, Раушания Яруллина, Әлфия Сәрвәрова, Ралия Кәлимуллина Коръән сүрәләре укыдылар. Рәгыйдә Мөхәммәтова ураза кагыйдәләре турында сөйләп үтте. Хатын-кызлар моңлы итеп мөнәҗәтләр башкардылар.
Шулай ук ифтарда бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм анда һәлак булган ир-егетләрнең хәләл җефетләре – Нәсимә Сәхипкәрәева, Алсу Кәлимуллина, Людмила Гыйззәтуллина, Гүзәл Арысланова, Алисә Мирхәйдәрова, Алисә Абдуллина, Гөлназ Константиновага күчтәнәчләр тапшырылды. Бүләкләрне сатып алуда Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Ленар Сабиров һәмәлеге оешма әгъзалары матди ярдәм күрсәткәннәр.
“Эшләребез матур башланып китте, дәвамлы була күрсен. Ифтар – ул аралашу, бер-береңнең хәлен белү, вәгазьләнү дә бит әле. Элек авылларда, бөтен мәхәллә халкын, күршеләрне җыеп, авыз ачу мәҗлесләре уздырганнар. Шушы күркәм гадәтне яңадан торгызып, мөселман кардәшләребезне шатландырып яшәргә насыйп булсын. Рамазан аенда игелекле гамәлләргә үз өлешен керткән һәр кешегә Раббыбыз исәнлек-саулык, озын гомер, муллык, бәхет-шатлыклар, әҗер-савапларын бирсен, хәер-сәдакаларын кабул кылсын.
Шулай ук әйдәп баручыбыз, барлык башлангычларыбызны, эшләребезне хуплап, үз ярдәмен күрсәтеп торучы рухи остазыбыз — “Болгар мирасы” мәсҗиде имамы Рәсыйх хәзрәт Вакказовка олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез”, — дигән изге теләкләр белдерделәр Татар бистәсе гыйбадәтханәсендә ифтар мәҗлесләрен оештыручы киң күңелле хатын-кызлар.
Миләүшә ГАЗИМОВА.
Самар шәһәре.
Просмотров: 912
Аллаһ әҗерләрен насыйп итсен оештыручыларга, ярдәм күрсәтүчеләр гә.