КФУ разработал «антиплагиат» для текстов на татарском языке / КФУда татар телендәге плагиатларны тикшерә торган программа әзерләнгән

06b6e5a565bf5eac5264df0e0013ad0fКазанский федеральный университет совместно с Комиссией при Раисе Республики Татарстан по вопросам сохранения и развития татарского языка представил авторскую программу поиска заимствований в текстах на татарском языке. 

Директор Института филологии и межкультурной коммуникации КФУ, Радиф Замалетдинов, подчеркнул актуальность проблемы автоматического выявления заимствований в текстах на татарском языке и других языках народов России. Программа разработана с учетом особенностей структуры различных языков и направлена на оценку научного вклада ученых, стимулируя самостоятельность в научной деятельности. 

Создание программы было предложено несколько лет назад и включает формирование единой татароязычной научной цифровой библиотеки, анализ частот слов, поиск омоглифии и разработку модели поиска кросс-языковых заимствований. Проект «татарского антиплагиата» позволит улучшить качество образовательного процесса на татарском языке и проверять научные работы на оригинальность.

milliard.tatar

***

Программа хәзер тест режимында эшли. Аның ярдәмендә югары уку йорты студентлары һәм хезмәткәрләренең эшләре сайлап тикшерелә.

КФУ Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм ТРда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән татар телендә чит тексттан үзләштерүләр эзләү буенча авторлык программасын эшләде. Бу хакта КФУның медиапорталында хәбәр ителә.

«Россия халыклары телләрендә, шул исәптән татар телендә дә, үзләштерүләр эзләү программасын эшләү җиңел эш түгел, чөнки рус һәм татар телләре структурасында җитди аермалар бар. Россия халыклары телләрендә язылган фәнни мәгълүматның системалаштырылган мәгълүмат базалары юк. Шуңа да карамастан, бу мәсьәлә бик мөһим, чөнки бу программа һәр татар галименең чын фәнни өлешенә бәя бирергә, мөстәкыйльлекне стимуллаштырырга ярдәм итәчәк», – дип хәбәр итте институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Галим сүзләренә караганда, мондый программа ясау идеясе берничә ел элек булган. Бу сорауны Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты лингвистлары белән бергә КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты вәкилләре хәл итә башлый.

Проект тест режимында эшли башлаган. Хәзерге вакытта эзләү алгоритмнарының эш вакытын оптимальләштерү, аларның сыйфатын арттыру һәм корпусны алга таба киңәйтү һ. б. өстендә эш бара.

«Без, беренче чиратта, веб-форматына игътибар иттек. Гомум көчләр белән татар телендә текстларның парсерларын яздык. Бу текстларның беренчел корпусын формалаштыру өчен кирәк иде. Икенче этапта игътибарны татар теленең үзенчәлекләренә юнәлттек. Чынлыкта бу проект татар теле һәм программа тәэминаты өлкәсендәге белгечләрнең хезмәттәшлегенең искиткеч үрнәге», – дип сөйләде КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты директоры Михаил Абрамский.

«Татарча антиплагиат» ясаучы фәнни төркем хәзер ул перспективалы, актуаль проектны эшләп бетерү белән шөгыльләнә. Программа югары һәм урта махсус уку йортларында татар телендә белем бирү процессының сыйфатын яхшыртып кына түгел, ә татар телендә язылган теләсә нинди фәнни эшне тикшерергә, аны башка галимнәрнең хезмәтләре белән чагыштырырга, аның төп нөсхә икәнен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 624

Комментирование запрещено