Бүген Камышлының Жилгородок бистәсендә урнашкан өченче мәхәллә мәчете имамы Әхтәм хәзрәт ГОСАМОВ үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Әхтәм Саҗит улы Госамов 59 яшендә, гаиләсе белән, Үзбәкстаннан туган авылына — Камышлыга кайтып урнаша һәм биредәге РайОНОда методист булып эшли башлый. Төрле фәннәрне укыту буенча методикалар яза һәм укытучылар белән тыгыз элемтәдә торып эшли. Лаеклы ялга чыккач, мәчеткә йөри башлый, дини укулар, гарәп графикасын өйрәнүне оештыра. Элегрәк мәчеттә кассир, мәхәллә рәисе вазыйфаларын башкарса, 67 яшендә аңа имам булырга тәкъдим итәләр.
Барлык сайтыбызны укучыларыбыз исеменнән Әхтәм хәзрәтне олуг юбилее белән хөрмәтләп котлыйбыз, аңа саулык-сәламәтлек, бүгенгедәй ачык зиһен белән әле күп еллар бәрәкәтле гомер кичерүен телибез. Авылдашларына, динебезгә озын-озак хезмәт итәргә язсын.
Просмотров: 513