Рядом с некоторыми могилами на Старо-Татарском кладбище в Казани начали появляться таблички с QR-кодами. Всего планируется установить 50 таких табличек у могил известных мусульманских деятелей, сообщает ДУМ Татарстана.
Об этом стало известно на мероприятии на Ново-Татарском кладбище, организованном медресе имени 1000-летия принятия ислама. Сегодня мусульманские религиозные деятели, муаллимы и шакирды, представители татарской интеллигенции собирались здесь для проведения Дня памяти наставников.
За 26 лет руководитель медресе Ильяс хазрат Зиганшин и шакриды смогли отыскать места захоронения многих хазратов и наставников. Размещение QR-кодов поможет посетителям мгновенно получить сведения о жизни и трудах выдающихся деятелей.
«Сегодня участники Дня памяти наставников совершили дуа у могил Миркасима Усманова, Ильгама Шакирова, Туфана Миннуллина, Хасана Туфана и других деятелей татарской интеллигенции. Затем они посетили могилы хазратов — последнего ишана Казани Гарифуллы Гайнуллина, Шигабутдина Марджани, Галимджана Баруди, Ахмадзаки хазрата Сафиуллина, Габдулхака хазрата Саматова», — рассказали в Духовном управлении мусульман Татарстана.
***
Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында мөселман зыялылары каберләре чардуганнарына QR-кодлар урнаштырганнар. Башлангыч инициаторы – Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе. Бу хакта әлеге зиратта дин әһелләрен искә алу чарасында хәбәр иттеләр.
«Агымдагы елда беренче мәртәбә 12 дини остазыбызның каберенә QR-код урнаштырдык. Код ярдәмендә әлеге урында җирләнгән шәхес хакында мәгълүмат белән таныша аласыз. Әлеге яңарыш 2 көн элек кенә пәйда булды. Бу изге эш беренче чиратта – тәрбия чарасы һәм тарихны саклау ниятеннән башкарылды. Бөтен татар җәмәгатьчелеге өчен эшләнгән гамәл бу. Күрсәткеч кодларны тагы да дистәләгән шәхесләргә куярга исәплибез. Әлбәттә, финанс мәсьәләсе дә бар, аны үзебез күтәрдек», – дип сөйләде Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ильяс хәзрәт әйтүенчә, QR-кодлар Габдулхак хәзрәт Саматов, Зәкәрия хәзрәт Мингалиев, Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкшин, тарихи остазлар Мөхәммәтсадыйк Галикаев, Шәяхмәт хәзрәт Иманколый кебек танылган дини шәхесләр каберләренә беркетелгән.
«Күренекле дин әһелләрен, ишаннарны искә алырга, алар рухына догалар кылырга ел да киләбез. QR-кодлар кую — бик күркәм күренеш. Заманнан артта калышмаска кирәк, хәзер 5 яшьлек оныкларыбыз да QR-код, дип сөйләшәләр. Яшьләр, чит илләрдән туристлар килсә дә мондый кодлар аларга ярдәм итәчәк. Зиратның эчке өлешләрендә үк җирләнгән зур шәхесләребез бар, аларның каберенә дә игътибар юнәлтергә кирәк, дип уйлыйм. Язучылар, артистлар, рәссамнар каберләре биредә бик күп. Аларга да шундый алымны кулланасы, QR-код куясы иде», – диде билгеле язучы, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон.
Ул шулай ук бу зиратта җирләнгән шәхесләргә багышлап китаплар, брошюралар нәшер итү кирәклеген әйтте. Бу эшне язучылар башлаган да булган, ләкин әлегә тукталып калган. Аның сүзләренчә, ул бу хезмәтне җанландырып җибәрергә җыена.
Искә алу чарасында катнашучы мәдрәсә шәкертләре дә QR-кодларның бик уңайлы булуын әйтте. Алар бу алымның аеруча файдалы булуын ассызыкладылар.
Просмотров: 607