Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы XV саммитын ачу тантанасында катнашты

8e6fc311509a983459df80d5c409d2b4Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган илләрнең дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары XV юбилей саммитын ачу тантанасында катнашты.

«ТР Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе ил җитәкчелеге кушуы буенча саммитта Россия Федерациясе делегациясен җитәкли. Россия – Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче ил», – дип сөйләде ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дүрт континенттагы 57 дәүләтне берләштерә. Ул зурлыгы буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасыннан соң икенче хөкүмәтара оешма булып тора. 2008 елда илебез җитәкчелеге берләшмә каршында РФ даими вәкиллеген булдыру турында карар кабул итте.

Татарстан берләшмәнең төрле институтлары һәм ведомство карамагындагы оешмалары белән актив эшли.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 5273

Комментирование запрещено