Кече Нурлатта волонтерлар штабы эшли
Авыл халкы гомер-гомергә, бер гаиләдәй, тату булып, бер-берсенә ярдәмләшеп яши. Тирә-күрше өмәгә җыелышу, күләмле эшләрне бергәләп башкару кебек матур гадәтләр әле дә саклана. Туганнарының берсендә олы мәшәкать чыккан икән, башкалары ярдәмгә ашыга. Ә инде ил өстенә афәт килгән вакытта бердәмлек аеруча ныгый.
- Махсус операция башлануга без бөтен ил белән беррәттән яу кырындагы якташларыбызга ярдәм итү акцияләрендә катнашырга керештек. Беренче мәлләрдә — акча, аннан соң кием-салым, тимер мичләр һәм беренчел кирәк-яраклар җыеп җибәрдек. Бу эштә авыл халкы да, мәктәп тә бик актив катнаша, — дип сөйлиләр Челно-Вершины районы, Кече Нурлат авылы кешеләре.
Бүгенге көндә бу кечкенә генә авылның дүрт егете – бертуган Илнар һәм Илнур Хәбибуллиннар, Гайсә Усманов, Рәфис Ильмухин махсус операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклыйлар. Ә волонтерлар, алар белән элемтәләшеп, хәрбиләргә хәзерге вакытта кирәккән нәрсәләр белән ярдәм итәләр. Шулай, моннан бер-ике ай чамасы элек пенсионерлар, укытучылар, социаль хезмәткәрләр – барлыгы ун-унбишләп кеше ябык торган мәктәп бинасында махсус хәрби операциягә ярдәм итү штабы оештырганнар. Алар анда окоп шәмнәре һәм “коры душ”лар әзерлиләр. Эшне башлап җибәрү өчен чимал сатып алырга һәм консерв банкаларын җыярга авыл халкы булышкан, авыл мәчете дә саллы гына өлеш керткән. Кыска гына вакыт эчендә инде 250ләп шәм, 200гә якын “коры душ” әзерләнгән. Шушы көннәрдә әзер продукцияне һәм битараф булмаган халык җыйган ашамлыклар, яшелчәләр, кием-салым тулы посылкаларны авылдашлары хезмәт иткән частьләргә җибәрергә тиешләр.
- Якын арада маскировка челтәрләрен үрә башларга да планлаштырабыз, — диләр волонтерлар. — Без әзерләгән җайланмалар газиз балаларның, ир-егетләрнең гомерләрен сакласын. Җиңү яулап, исән-сау әйләнеп кайтсыннар! Раббыбыз тиз арада шатлыклы күрешүләр насыйп итсен!
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 640