19 мая в Болгаре пройдет торжественное мероприятие «Изге Болгар җыены», посвященное Дню официального принятия Ислама Волжской Булгарией. В этом году праздник состоится в рамках культурной программы XV Международного экономического форума «Россия — Исламский мир: KazanForum», который будет проходить в Казани с 14 по 19 мая.
В мероприятии примут участие руководство Республики Татарстан, делегаты из субъектов Российской Федерации, представители духовных управлений мусульман Российской Федерации, ближнего и дальнего зарубежья, представители мусульманских общин с разных уголков страны и мусульманского мира, участники XV Международного экономического форума «Россия — Исламский мир: KazanForum», сообщает Минкульт РТ.
Программа праздничного дня:
С 8:00 в комплексе «Памятный знак» будет открыта выставка «Ризаэтдин Фахреддин – ученый и богослов».
С 9:00 до 12:00 на территории Музея письменности пройдет мастер-класс по овладению технологий изготовления средневековых чернил, изучение арабской каллиграфии.
С 9:00 до 11:00 на основной сцене пройдет праздничный концерт с участием духовных представителей. Также на празднике можно будет увидеть соревнования по национальной борьбе кореш.
В 9:20 на территории комплекса «Малый минарет и Ханская усыпальница» состоится коллективный намаз «Тауба» (молитва покаяния).
В 10:00 в Болгарской исламской академии запланирована встреча с мусульманскими религиозными деятелями.
В 11:00 состоится торжественное открытие мероприятий «Изге Болгар җыены», посвященное Дню официального принятия Ислама Волжской Булгарией. Открытие пройдет на площади между Памятным знаком и Соборной мечетью.
В рамках праздника в 12:00 будет организован коллективный намаз (Өйлә намазы) на площади у Соборной мечети.
В 12:30 на основной сцене состоится праздничный концерт с участием звезд татарской эстрады.
В течение дня будут работать все музейные объекты Болгарского государственного историко-архитектурного музея-заповедника.
«Изге Болгар жыены» проходит в Болгаре с 1989 года в память о дне принятия волжскими болгарами Ислама в качестве государственной религии в 922 году и встречи болгарского хана Алмуша с делегацией багдадского халифа во главе с ученым Ибн-Фадланом. «Изге Болгар жыены» привлекает десятки тысяч людей со всей страны и множество соотечественников из-за рубежа.
***
19 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы узачак. Быел бәйрәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХѴ халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында була.
«10:00 сәгатьтә Болгар ислам академиясендә мөселман дин әһелләре белән очрашу планлаштырыла. 11:00 сәгатьтә Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» чараларын ачу тантанасы була. Ачылу Истәлек билгесе һәм Җәмигъ мәчете арасындагы мәйданда узачак. Бөтен кунакларны, Казанда булган туристларны бу бәйрәмнәргә чакырып калабыз. Гадәттәгечә, югары дәрәҗәдә узар дип ышанабыз», — диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Аның әйтүенчә, соңгы 15-20 ел дәверендә «Изге Болгар җыены»нда катнашучылар арткан. «Әмма халык саны һава торышыннан да тора. Төрле фикерләр бар бу хакта. Бәлки киләчәктә аны июньгә күчереп булыр. Бу тәкъдимнең нигезе бар, чөнки 1990 елларда ул июньнең уртасында үткәрелгән булган. Узган ел «Изге Болгар җыены»нда 20 меңгә якын кунак булды. Быел бу сан артыр дип уйлыйбыз», — диде ул.
«Хәзерге вакытта концерт программасы туплана. «Риваять» төрки-татар этно төркеме, Марсель Вәгыйзов, Марат Галимов, Закир Шаһбан, Казан шәһәре филармониясенең балалар ансамбле һ.б. катнашачак. Программаның эчтәлеге дини әсәрләрдән гыйбарәт булачак. Дини эчтәлектәге әсәрләргә басым ясалачак. Программа 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Болгар тыюлыгы территориясендә Россиякүләм Көрәш ярышлары да узачак. Көрәш белән берлектә «Аударыш» уены да була. «Аударыш»та абсолют батырга квадроцикл бүләк ителәчәк», — диде мәдәният министры урынбасары.
Дамир Натфуллин «Изге Болгар җыен»ын уздыруның төп максатларының берсе – дини юнәлешне арттыру дип саный. «1989 елда билгеләп үтә башлаганнар. 2013 елның 21 маенда Татарстан Рәисе карары белән Истәлек билгесенең ачылышы булды һәм әлеге көн рәсми рәвештә җыенны үткәрү көне булып билгеләнде», — диде ул.
«Изге Болгар җыены» ачылышы тантанасында Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе субъектларыннан делегатлар, Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит ил мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре, илнең төрле почмакларыннан һәм мөселман дөньясыннан мөселман җәмгыятьләре вәкилләре, «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисади форумда катнашучылар чакырулы.
Көн программасы: 8:00 сәгатьтән «Истәлек билгесе» комплексында «Ризаэтдин Фәхретдин — галим һәм дин белгече» күргәзмәсе ачылачак. 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр «Музей письменности» җирлегендә урта гасыр караларын ясау технологияләрен үзләштерү, Гарәп каллиграфиясен өйрәнү буенча мастер-класс узачак. 9:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр төп сәхнәдә рухи вәкилләр катнашында бәйрәм концерты узачак. Шулай ук бәйрәмдә «Көрәш» дип аталган милли көрәшен күрергә мөмкин булачак. 9:20 сәгатьтә «Кече манара һәм Хан каберлеге» комплексы җирлегендә «Тәүбә» намазы узачак.
Бәйрәм кысаларында 12:00 сәгатьтә Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда күмәк намаз (өйлә намазы) оештырыла. 12:30 сәгатьтә төп сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары катнашында бәйрәм концерты була. Көн дәвамында Болгар дәүләт тарихи- архитектура музей-тыюлыгының барлык музей объектлары эшләячәк.
- «Изге Болгар җыены» Болгарда 1989 елдан бирле 922 елда Идел буе болгарларының дәүләт дине буларак Ислам динен кабул итү көне һәм Болгар ханы Алмышның галим Ибн-Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы истәлегенә уза.
- «Изге Болгар җыены» бөтен илдән дистәләгән мең кешене һәм чит илләрдән күпсанлы ватандашларны җәлеп итә. 2005 елдан бәйрәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мөселманнары диния идарәсе һәм Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы ярдәме белән үткәрелә.
Просмотров: 798