Көчле рухлы кешенең үрнәк булырлык тормыш юлы
Бөек Җиңү көне уңаеннан укучыларыбызны өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең күптәнге активисткасы, Самараның “Заря” мәдәният йортында озак еллар “Юлдаш” клубы җитәкчесе булган Сәрия ханым Мәннанованың әтисе — Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Заһидулла улы Сөнгатул¬линның тормыш юлы белән таныштырып үтәсебез килә.
…Әтием — Мәхмүт Заһидулла улы Сөнгатуллин 1914 елның 15 декабрендә Ульяновск өлкәсенең Лабит авылында крестьян гаиләсендә туган. 1924 елда, ун яшендә, беренче сыйныфка барган. Авыл мәктәбендә дүрт класс бетергәч, 8нче сыйныфка кадәр Мәләкәс шәһәрендә укыган. Аннары тагын ике ел безнең авылдан 45 чакрым ераклыктагы Атнаголда белем алган. Ә мәктәптән соң дусты белән Ырымбур шәһәрендәге эшчеләр факультетына (рабфак) кергән.
Биредә өч ел белем алганнан соң, яхшы укучыларны институтка күчергәннәр, анда әтине комсорг итеп сайлаганнар. Ул лозунглар һәм стена газеталары чыгаруда катнашкан.
Өченче курста укыганда әти, дусты белән Урал елгасына юынырга һәм кер юарга баргач, суга бата башлаган. Бәхеткә, аны коткарганнар. Үпкә ялкынсынуы белән авырып, ай ярым хастаханәдә яткан ул, унсигез көн аңсыз булган.
Хастаханәдән чыккач, төркемдәшләреннән калышмас өчен, әти көне-төне уку белән шөгыльләнгән. Тик чирдән соң әле ныгып өлгермәгән организмы түзмәгән, ул яңадан авырып киткән һәм тагын хастаханәгә эләккән. Табиблар аңа укуын туктатырга кушканнар. Шулай итеп, аңа өенә кайтып китәргә туры килгән.
1935 елда, әти, Татарстанга китеп, Кузнечиха районындагы Әлморза авылында укытучы һәм башлангыч мәктәп директоры булып эшли башлаган. Ә 1937 елда Казан педагогика институтына кергән. Ләкин икенче курста белем алганда Фин сугышы башланган, һәм 23 студент үз теләге белән фронтка киткәннәр. Әмма алар барып җиткәнче, сугыш беткән инде. Егетләрне төрле авылларга эшкә җибәргәннәр. Әти, юллама буенча Ютазы районының Каракашлы авылына эләгеп, математика фәнен укыткан. Ә җәйге каникуллар башлангач, Казанда имтиханнар тапшырып, диплом алган һәм яңадан үз хезмәтенә керешкән.
Бөек Ватан сугышы башланып, бер ай үткәч, 1941 елның августында әтине фронтка алганнар һәм Ленинградка җибәргәннәр. Фин чигендә хәрби әзерлек буенча кыска вакытлы курслар үтеп, хәрби хәрәкәтләр башланганнан соң, Ленинградка кайтарылган ул. Алар янгын сүндерүдә ярдәм иткәннәр, янган һәм җимерелгән йортлардан балаларны һәм өлкәннәрне коткарганнар.
Немецлар күп тапкырлар Ленинградка һөҗүм итәргә тырышканнар. Ул вакытта әти 12 солдаттан (руслар, үзбәкләр, чуашлар, татарлар, грузиннар) торган бүлек командиры булган. Тиздән аның 101нче гаубица артиллерия полкы составындагы отрядын фронтка җибәргәннәр һәм генерал-майор Федюнинскийның 54нче армиясе составына кушканнар.
Ленинградны яклаганда чираттагы бәрелештә снаряд кыйпылчыгы әтинең уң кулының чугына (кисть) эләккән. Кул чугын наркозсыз ампутацияләгәннәр һәм аякларыннан пуляларны чүпләп алганнар. Госпитальләрдә дәваланып, яралары бераз төзәлгәч, ул авылга кайткан.
Кулы төзәлмәсә дә, әти эшсез утыра алмаган һәм аны Ютазы районының «Хөррият» колхозына бухгалтер итеп билгеләгәннәр. Ул акрынлап сул кулы белән язарга өйрәнгән. Кибеттә эшләргә кеше булмаганлыктан, үзен сатучы итеп тә алганнар. Шулай, көндез — сатучы, ә кичләрен бухгалтер булып эшләгән. Ә ярты елдан соң әтине шул ук районның Әбсәләм авылындагы җиде еллык мәктәп директоры итеп куйганнар. Мәктәп салкын булганга күрә балалар ай ярым укымаганнар, җылы киемнәре дә, аяк киемнәре дә булмаган.
Әти, соңрак түләргә вәгъдә итеп, берничә колхоздан төзелеш материаллары җыйган, укытучылар һәм ата-аналар көче белән мәктәпне ремонтлаганнар. Утын сатып алып, мәктәпне җылытканнар. Берничә колхоздан азык-төлек җыйганнар, ашханә ачканнар һәм укытуны башлаганнар. Ләкин киемнәре булмаганга, укучылар барыбер мәктәпкә йөри алмаганнар.
Мәктәптә алты колхоз балалары укыганнар. Әти, һәр колхозның җитәкчесе белән сөйләшеп, өчәр-дүртәр гектар җирне арендага алган. Укытучылар һәм укучылар көче белән төрле культуралар чәчеп үстергәннәр һәм көзен яхшы уңыш җыеп алганнар. Бурычларын түләргә дә, утын әзерләргә дә, мәктәпне ремонтларга да акча җиткән. Халыктан, ашлыкка алыштырып, сарык тиреләре җыйганнар һәм укучыларга толыплар тектергәннәр.
Нәкъ шул авылда әти әниебез белән танышкан да инде. Биредә алты ел эшләгәннән соң, 1948 елда алар, өч балаларын алып, әтинең туган авылына кайтканнар. Әтиебез математика һәм физика дәресләрен алып барган. Аның укытучы буларак хезмәт стажы 40 ел тәшкил итә.
1957 елның көзендә әти, юл һәлакәтенә эләгеп, җәрәхәтләнә. Тугыз ай хастаханәдә ята ул, аннары, ике ай өйдә дәваланып, яңадан эшкә чыга. Ләкин бик еш аяклары һәм эче авырткан (эчәкләре бәйләнгән була – заворот кишок). Әмма, шуңа да карамастан, 1969 елга кадәр эшен ташламаган.
80нче еллар азагында әти белән әни Самарага күчеп килделәр. Тик шәһәрдә озак яши алмадылар алар. 1990 елның 1 мартында әти күзләрен мәңгелеккә йомды.
Алар җиде бала тәрбияләп үстерделәр, 13 оныклары, 19 оныкчыклары бар.
Әти 1945 елдан большевикларның “Бөтенсоюз коммунистик партиясе” әгъзасы була. СССР Югары Советы Президиумы Указы белән сержант Мәхмүт Заһидулла улы Сөнгатуллин беренче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, “1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәте өчен”, “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20, 30, 40 еллыгы, СССР Кораллы көчләренең 50, 60, 70 еллыгы медальләре белән бүләкләнә.
Сәрия МӘННАНОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 529