Яңа Ярмәк авылында 9 май бәйрәменә багышланган «Үлемсез полк» автоузышы, митинг һәм бәйрәм концерты уздырылды.
Бәйрәм чарасын район башлыгының икътисад һәм финанслар урынбасары Руслан Амилевич Сәлахов, Ярмәк хакимияте башлыгы Минсагит Низамутдинович Шәйхетдинов, район депутаты Салават әфәнде Зәләев, СВОдан отпускка кайткан авылдашыбыз Ильсур Зарипов котлау сүзләре белән башлап җибәрделәр.
Митинг барышында бер минут тынлык игълан ителде, һәйкәлгә чәчәкләр куелды. Бәйрәмгә килүчеләр, митингтан соң, авылның һәвәскәр артистлары әзерләгән концертны карадылар. Көне салкын булса да, бер генә кеше дә таралмады.
Кызганыч, сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле сугыш ветераннарыбыз безнең авылда юк инде. Без аларга дан һәм мәдхия җырлыйбыз, аларның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш иябез. Бөек Ватан сугышы ветераннарына — мәңгелек дан!
Азатлык өчен гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре якты маяк булып, буыннардан буынга күчсен! Һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен.
Яңа Ярмәк клубы мөдире ХӘМИДУЛЛИНА А.Г., китапханәче ЗӘЛӘЕВА А.М.
Камышлы районы.
Просмотров: 618