Сугыш үткән юлларда

HIqczDURzOMНигә килдең, фашист, илемә?
Нигә килдең басып җиремә?
Хәтер юлын, әйдә, синнән башлыйк,
41нең матур иртәсе.
Беркем белми сиңа шушы көндә
Шомлы хәбәр килеп җитәсен.

Җәй уртасы, матур июнь көне,
Кемдер эштә, кемдер ял итә.
Аяз күкне кинәт болыт каплап,
«Сугыш» дигән шомлы җил исә.

Ыгы-зыгы килеп, авыл халкы,
Барсын ташлап, кайта өенә,
Күпме ир-ат яуга чыгып китә,
Мәңге кайтмас алар иленә.

Елашалар, җыелалар дуслар,
Ил сакларга китә бит алар,
Туганнары, әтиләре китә,
Ятим булып кала балалар.

Сугыш үткән юлны карап барам -
Мәскәү белән Тверь арасы,
Шул җирләрдә әллә ятамы икән
Авылымның газиз баласы?

Авылым минем тыныч яши бирде,
Өстебезгә сугыш килмәде,
Җир җимереп, туплар шартламады,
Авылымны көлгә күммәде.

Әй, син Кояш! Якты булып яктырт,
Җиңүчеләр яткан каберне.
Балкыт, бизә, чәчәк атсын гөлләр,
Исәннәре белсен кадереңне.

Нинди иркен, нинди ямьле болын,
Сукмагыннан рәхәт атлавы.
Бүлдермәсен монда кошлар моңын,
Бүлдермәсен бомба шартлавы.

Минәсма ХӘЙРУЛЛИНА.

Шенталы районы, Денис авылы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 804

Комментирование запрещено