Хәйрия ярминкәсе гөрләп үтте!

S1by-VYMZRUКичә “Яктылык” мәктәбендә   хәйрия ярминкәсе узды. Бу күркәм чара ятим балаларга ярдәм итү максатыннан үткәрелде.

Өстәлләрнең муллыгына исең китәрлек! Ниләр генә юк иде: татар милли ризыклары, балаларның кул эшләнмәләре, бизәнү әсбаплары, сувенирлар.

Укучылар да сатуда катнашып үзләренең өлешен керттеләр. Сыйныфлар бик җитди әзерләнгәннәр.

Ата-аналарга, балаларга һәм барлык ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Изгелек җирдә ятмас!

08WwgXJVhCMnHkOFu-7oAU rq1bGAjzK70 S1by-VYMZRU

«Яктылык» мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы   Рәхимә ХӘЙРОВА.

Просмотров: 583

Комментирование запрещено