Сертификаты на семейные путевки в хадж от «ДУМ РТ Хадж» готовы! Их разыграют на Изге Болгар Җыены среди семейных пар / «ДУМ РТ Хаҗ»дан гаилә юлламаларына сертификатлар әзер! Аларны Болгар җыенында гаиләле парлар арасында уйнатачаклар

DSC_0951Духовное управление мусульман РТ приглашает всех мусульман на одно из важнейших событий в жизни мусульман Татарстана – «Изге Болгар җыены», посвященному Дню официального принятия Ислама Волжской Булгарией, который в этом году пройдет 19 мая, где каждый мусульманин найдет что-то себе по душе.

 Отметим, что в этом году не только усилена религиозная часть Изге Болгар җыены: впервые мероприятие «Тәүбә” — коллективная «молитва покаяния» станет основной, кульминационной частью программы Изге Болгар җыены. Но и у каждого мусульманина, посетившего Изге Болгар җыены и мечтающего совершить хадж, появится блестящая возможность выиграть путевку на святые места. Это еще не все: выполнить пятый столп Ислама – совершить хадж можно будет с супругом или супругой, что не может не порадовать душу: правила розыгрыша семейной путевки позволяют это сделать. С подробностями ярких мероприятий от ДУМ РТ можно ознакомиться ниже. 

Мероприятие “Тәүбә” пройдет около Малого минарета ориентировочно в 9:30 часов. Проведет его многолетний инициатор этой задумки, председатель ЦДУМ Талгат хазрат Таджуддин. Планируется, что Верховный муфтий обратится к мусульманам с призывом об искреннем покаянии и совершении дуа ко Всевышнему о прощении грехов и милости. В мероприятии “Тәүбә” примут участие Муфтий Татарстана и мухтасибы районов, все имамы Татарстана и ЦДУМ, шакирды, гости Международного экономического форума «KazanForum», участники Всероссийского форума татарских религиозных деятелей и все желающие.

Розыгрыш 6 путевок на хадж для 3 семейных пар станет еще одним ярким событием «Изге Болгар җыены». Акция реализуется в рамках Года семьи и халяльного образа жизни, объявленного в ДУМ РТ, и направлена на привлечение внимания мусульманского сообщества к ценностям семьи, их популяризацию и поддержку. Она станет уникальным событием, посвященным семейным парам, которые вместе посетили одно из важнейших событий в жизни мусульман Татарстана. Цель акции – мотивировать мусульман на создание семьи в будущем и способствовать укреплению душевных связей между супругами. 

Для того, чтобы принять участие, семейной паре необходимо зарегистрироваться на стойке ДУМ РТ с 8:00 до 12:00, которая расположена сразу за металлорамками при входе на площадку возле Памятного знака. При регистрации необходимо предъявить паспорта граждан РФ с штампом ЗАГС, подтверждающим зарегистрированный брак. После регистрации каждой семейной паре будет выдан билет, дающий право на участие в розыгрыше.

Розыгрыш путевок состоится сразу после полуденного намаза, примерно в период с 12:30 до 13:30 часов, на сцене возле Памятного знака, — сказал хазрат. –  Розыгрыш пройдет в два этапа среди семейных пар, где обязательным условием является присутствие обоих супругов на мероприятии «Изге Болгар Җыены». 

Для участия в розыгрыше семейной паре необходимо зарегистрироваться у Организатора с 8.00 до 12.00. Стойка Организатора расположена сразу за металлорамками, на въезде на площадку у Памятного знака. Для регистрации необходимо предъявить паспорта граждан РФ с штампом (печатью) ЗАГС, подтверждающим зарегистрированный брак. После успешной регистрации, семейной паре будет выдан билет, дающий право на участие в розыгрыше.

На первом этапе розыгрыша ведущий запустит вращение барабана на сцене для определения победителей. Из барабана последовательно будут извлечены случайные 15 билетов с уникальными номерами. Обладатели этих билетов станут обладателями подарочных наборов книг от Издательского дома «Хузур» ДУМ РТ. В случае, если победители не выйдут на сцену и не представят себя в течение 1 минуты после объявления результатов розыгрыша, организатор аннулирует результат и процедура будет повторена.

На втором этапе из среди 15 победителей первого этапа будут извлечены случайные 3 билета с уникальными номерами. Этим трем победителям-семейным парам вручат 3 сертификата на получение путевки в хадж-тур (каждый на двух человек) по программе «Комфорт» на 2025 год.

На «Изге Болгар җыены» также планируется проведение халяльной ярмарки, выставка-продажа книг Издательского дома “Хузур”, мастер-классы по завязыванию платков и чалмы.

dumrt.ru

***

Нәзарәт барлык дин кардәшләребезне Татарстан мөселманнары тормышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсенә – 19 майда узачак Изге Болгар җыена чакыра. Идел буе Болгарстаны тарафыннан рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган чарада һәр мөселман үз күңеленә ошаганны таба алачак. 

Искәртеп узабыз, быел Болгар җыенының дини өлеше көчәйтелде: тәүге тапкыр җәмәгать белән тәүбә кылу Болгар җыенының төп, кульминацион өлеше булачак. Шулай ук изге җирләргә хаҗ кылырга хыялланган һәр мөселманга Изге Болгар җыенында юллама оту мөмкинлеге тудырыла. Алай гына түгел, юллама отучылар хаҗны хәләл җефете белән бергәләп кыла алачак: гаиләле парлар арасында изге урыннарга юллама уйнату кагыйдәләре моны эшләргә мөмкинлек бирә. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең әлеге чаралары белән түбәндә танышырга мөмкин.

Тәүбә кылу чарасы Кече манара янында якынча 9:30 сәгатьтә уза. Аны күп еллар дәвамында оештыручы, Россиянең Үзәк өлеше мөфтияте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин алып барачак. Баш мөфти мөселманнарга ихластан тәүбә кылырга һәм Аллаһтан гөнаһларын гафу итүне сорап дога кылырга чакырып мөрәҗәгать итәчәк. Анда Татарстан Мөфтие һәм мөхтәсибләре, Татарстан Диния Нәзарәтенең һәм Россиянең Үзәк Диния Нәзарәтенең барлык имамнары, шәкертләр, Халыкара «KazanForum» икътисади форумы кунаклары, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар һәм барлык теләүчеләр катнашачак.

Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында гаиләле парлар арасында хаҗга 6 юллама уйнату Изге Болгар җыенының тагын бер бизәге булып торачак. Юлламалар өйлә намазыннан соң (якынча сәг. 12:30-13:30-дә) Истәлек билгесе янындагы сәхнәдә уйнатылачак һәм гаилә парлары арасында 2 этапта узачак. Гаилә парларының икесенең дә Изге Болгар җыенында катнашуы шарт итеп куела. Акция мөселман җәмәгатьчелеге игътибарын гаилә кыйммәтләренә юнәлтергә, аларны популярлаштырырга, Татарстан мөселманнары тормышындагы төп вакыйгаларның берсенә бергә килгән гаилә парларына хөрмәт күрсәтергә, шулай ук мөселманнарда киләчәктә гаилә кору һәм ир-хатыннарда үзара җылы мөнәсәбәтләрне ныгыту теләген көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Юлламаларны уйнатуда катнашу өчен, гаилә парларына 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Диния Нәзарәте өстәленә килеп теркәлергә кирәк булачак. Оештыручы өстәле Истәлек билгесе янындагы мәйданга керү юлындагы металл рамкалардан соң ук урнашачак. Теркәлүчеләр оештыручыга рәсми никахны раслаучы ЗАГС штампы (мөһере) сугылган РФ гражданнары паспортларын күрсәтергә тиеш. Теркәлү узганнан соң, гаилә парына юллама уйнатуда катнашу хокукы бирә торган билет тапшырылачак.

Беренче этапта, оештыручы, бүләк уйнатуда җиңүчеләрне билгеләү өчен, сәхнәдә барабанны әйләндерәчәк һәм аннан бер-бер артлы уникаль номерлар язылган очраклы 15 билетны алачак. 15 сайлап алынган гаиләгә бүләккә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортыннан китаплар җыелмасы тапшырылачак. Әгәр дә жирәбә нәтиҗәсе игълан ителгән вакытта җиңүчеләр 1 минут эчендә үзләрен күрсәтмәсә һәм сәхнәгә чыкмаса, оештыручы нәтиҗәне юкка чыгарачак һәм бүләк яңадан уйнатылачак. 

Икенче этап 1 нче этапның 15 җиңүчесе арасында узачак: оештыручы, барабанны әйләндереп, аннан бер-бер артлы уникаль номерлы очраклы 3 билетны алачак. 3 җиңүче гаилә парына 2025 елда «Комфорт» программасы буенча 2 шәр кешелек хаҗга юллама алу өчен 3 сертификат тапшырылачак.

Болгар җыенында шулай ук хәләл ярминкә уздыру, «Хозур» нәшрият йортында басылган китаплар сату, яулык бәйләү һәм чалма чалу белән бәйле чараларны оештыру күздә тотыла.

dumrt.ru

Просмотров: 813

Один комментарий

  1. Я одинокая.я не могу принять участие в розыгрыше ?