1927 елның «Булат Батыр» кинороманы Казанда Республика архив киносы фестивален ачты. Фильм «Мир» кинотеатрында күрсәтелде.
Фестиваль «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең йөз еллыгына багышлана.
«Татар киносының бай тарихы шушы вакыт дәвамында тирән яшерелгән иде. Дәүләт архивында цифрлаштырылган пленкалар бар, «Волга широкая» киножурналында Казан кинохроникасының зур коллекциясе бар, әмма структуралы рәвештә тематик фестиваль форматында бу материалны тамашачыга әле тапшырганнары булмады», — дип сөйләде «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.
Оештыручылар учреждениенең юбилеена архив кинотасмаларын карап чыккан – күп айлык фестиваль үткәрергә җитәрлек материал табылган. Ул Казан мәйданчыкларында гына түгел, кино күрсәтү мөмкинлеге булган бөтен Татарстан скверларында һәм паркларында да үтәчәк.
«Һәр җәй бездә «Киносреда» акциясе уза. Быел без аны архив киносы фестиваленә әйләндердек. Атна саен төрле тематикадагы фильмнар күрсәтеләчәк», — дип сөйләде ул.
«Татаркино» архивында 13800 берәмлек кино материалы бар. Әмма күп кенә кызыклы картиналар сакланып кына кала, шуңа күрә алар тамашачыга билгеле түгел.
Оештыручылар фикеренчә, мондый тасмалар яңа трендка әйләнергә мөмкин, чөнки соңгы берничә елда яшьләр арасында кызыксыну арта бара. Иске Казан күренешләре белән роликлар меңләгән карау җыя. Яшьләр документалистикага тартыла.
«Бүгенге көндә архив эше, телсез кино, әмма залдагы кешеләр кызыксынып карады. Бу чын тамашачылар. Бу «Чебурашка», «Холоп» түгел – әлеге картина бөтенләй башка интеллектны таләп итә, — дип тәэсирләре белән уртаклашты Айтуганов.
Узган ел Казан Кремлендә оркестр музыкасы астында «Булат батыр» фрагментлары күрсәтелде. Бу юлы фильмны күрсәтүдә бер тапер, пианистка Алсу Абдуллина уйнады. Музыкант картинаны алдан караган һәм аңа музыка сайлаган. Фильмда төп тема бар, әмма һәр күренешнең үз характеры ишетелә. Электрон тавыш диссонанс тудырмый – Абдуллинаның эше узган гасыр башы телсез картинасына аутентик яңгырый.
Просмотров: 478