Без — татарлар

adBv2XqQBkAТатар халкы тарихында
Булган шаукымлы еллар.
Тукай да бит безне мактап,
Бүләк иткән күп җырлар.

 

Тормыш учагын саклаган
Татарларның гайрәте,
Нәсел тамырын ныгыткан
Аналар мәхәббәте.

Чорлар тузанына күмелгән
Бабайларның эзләре,
Иман нурлары белән
сугарылган
Һәр татарның йөрәге.

Нигезен югалтмый саклаган
Үткән еллар тарихта.
Татар булып янып яшик,
Шөкер итеп тормышка!

Үткәннәргә кабат кайтып,
Хәтеребезне яңартыйк,
Без – татарлар, динле халык,
Милләтне, телне саклыйк!

 Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 677

Комментирование запрещено