Мәктәп белән хушлашу — олы тормыш юлына аяк басу

QnsEQnEIJKg25 майда чыгарылыш сыйныфлар өчен тантаналы линейкалар узды

Менә тагын бер уку елы тәмамлануны игълан итеп, илебез мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырый. Бу — күптән түгел генә чыр-чу килеп, мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән, ә бүген инде “олыгаеп”, җитдиләнеп, үсеп киткән “беренчеләр” өчен дә, инде олы юлга чыгарга җыенган “унберенчеләр” өчен дә мөһим көн.

Соңгы кыңгырау чыңы белән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң җаваплы чор башлана бит. Алар унбер ел дәвамында туплаган белемнәрен бердәм дәүләт имтиханнарында сынап, киләчәккә һөнәр алу өчен югары уку йортларына керү белән мәшгульләр.

Төбәк хакимиятенең матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 2024 елда бердәм дәүләт имтиханын Самара өлкәсенең 11 700гә якын унберенче сыйныф укучысы тапшырачак. Шуларның 24се Самараның “Яктылык” мәктәбен тәмамлый. 12 егет һәм 12 кызны мөстәкыйль тормыш юлына аяк басарга сыйныф җитәкчеләре Фәридә Гомәр кызы Хәмидуллова әзерли.

- “Яктылык”та эшләгән дәвердә бу — минем икенче чыгарылышым. Ә гомумән алганда — бишенче. Әлеге сыйныфым башкаларыннан нык аерылып тора. Укучыларым рухилыклары, динилекләре белән кайвакыт миңа да үрнәк булдылар. Бу балалар мине шәфкатьлелек, тыйнаклык, мәрхәмәтлелек, иман кебек төшенчәләрне тирәнтен аңларга өйрәттеләр, — дип сөйли сыйныф җитәкчесе.

24 укучының 7се – алтын, 6сы көмеш медальгә дәгъва итәләр. Өлкә мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган уку елы азагында 1,5 меңнән артык чыгарылыш укучысы алтын медальгә лаек булган. Алар арасында “Яктылык” мәктәбенең 8 укучысы да бар. Шулай ук 188 чыгарылыш укучысы сигез фәннән 100 балл җыйган иде. Шуларның 2се – “яктылык”лылар. Татар мәктәбенең быелгы чыгарылыш укучылары да алдынгылар исемлегендә булырлар, дип өметләнеп калабыз.

Фәридә Гомәровна сүзләренчә, укучылар башлыча шәһәребездәге югары уку йортларына керергә ниятлиләр. Ләйсән Шәрифуллина гына Казан федераль университетына керү вариантын да карый икән. Һөнәр сайлауга килгәндә исә, егет-кызлар техник, мәгълүмати технологияләр, медицина, икътисад һәм менеджмент, юриспруденция,
педагогика һәм филология, кино һәм телевидение, архитектура юнәлешләрендә белгеч булырга планлаштыралар. Ә әлегә алда аларны бик җитди сынаулар көтә.

Быел чыгарылыш имтиханнарын тапшыру 23 майдан 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 4 сентябрьдән 23 сентябрьгә кадәр өстәмә вакыт билгеләнгән.

Быелдан башлап, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру программасына кайбер үзгәрешләр кертелә. Шулай, чыгарылыш укучылары, югары уку йортларында кабул итү кампаниясе тәмамланганчы, бер фән буенча бердәм дәүләт имтиханын тагын бер кат тапшыра алачаклар. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча абитуриентларга бер елда рус теле һәм математика буенча мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханын гына, ә сайлаган (по выбору) предметларны киләсе елда вакытыннан алда бирү чорында тапшырырга мөмкин.

“2022 — 2023 уку елы мәгълүматларына караганда, Самара өлкәсе бердәм дәүләт имтиханнарының һәр предметыннан ил буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак нәтиҗә күрсәтте”, — дип билгеләп үтә өлкә мәгариф һәм фән министры Виктор Акопьян. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына, быел да югары нәтиҗәләргә ирешеп, теләгән уку йортларына керергә насыйп булсын! Уңышлар сезгә, булачак абитуриентлар!

Искәрмә: 2024 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүгә багышланган кайнар линиягә түбәндәге сылтама буенча мөрәҗәгать итәргә була: https://vk.com/obrnadzorru?z=video-36510627_456240256. 

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 544

Комментирование запрещено