Мультфильм по сказке Тукая стал лучшим в конкурсе анимации / Тукай әкиятенә нигезләнгән мультфильм анимация конкурсында иң яхшысы дип табылды

6c67980a1e051a30c5c837e52c433ee1Мультфильм «Су анасы» по сказке Габдуллы Тукая победил в конкурсе анимации на XVIII Международном медиафоруме «Диалог культур» в Эрмитаже.

Как сообщили в полпредстве Татарстана в Москве, автором и режиссером мультфильма стала 24-летняя Сабина Фахрутдинова, ранее окончившая Школу дизайна НИУ ВШЭ.

«Мультфильм был создан как часть пространства-инсталляции, куда можно было присесть внутрь, посмотреть анимацию в наушниках и помедитировать», — говорится в сообщении.

Как рассказала сама Сабина, она планирует участвовать с этой работой на Казанском мусульманском кинофестивале в номинации «Анимационный фильм».

Отметим, что участниками форума стали несколько сотен молодых журналистов, фотографов, режиссёров и медиахудожников.

tatar-inform.ru

***

Эрмитаждагы «Мәдәниятләр диалогы» XVIII халыкара медиафорумында анимация конкурсында Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнгән «Су анасы» мультфильмы иң яхшысы дип танылды. Бу хакта Татарстанның Тулы Вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр итәләр.

Форумда йөзләгән яшь журналист, фотограф, режиссер һәм медиарәссам катнашкан.

Алар каршында Эрмитажның генераль директоры Михаил Пиотровский, Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев, РФ Тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм матбугат департаменты директоры Мария Захарова чыгыш ясаган.

«Су анасы» мультфильмының авторы – режиссер-аниматор һәм рәссам Сабина Фәхретдинова. Аңа 24 яшь. «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университетының Дизайн мәктәбен тәмамлаган.

Мультфильм инсталляция-киңлекнең бер өлеше буларак ясалган. Бу инсталляциянең эченә кереп утырырга, колакчыннар киеп анимация карарга һәм медитация ясарга була.

Сабина әлеге эше белән Казан мөселман кинофестивалендә катнашу нияте турында әйтә. Кинофестивальдә «анимацион фильм» номинациясе барлыкка килде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 698

Один комментарий

  1. Молодец Сабина!!! Ян,адан ян,а ун,ышлар син,а!!! Ходай ярдэмен бирсен.