Мәгълүмат кырында яшәүче ул

7nh_bsP4A6gБүген, 29 майда, «Бердәмлек» өлкә татар газетасының, «Самар татарлары» журналының баш мөхәррире, “Туган тел” өлкә татар җәмгыятенең активисты Данияр Ирек улы СӘЙФИЕВ үзенең 50 яшьлеген каршы ала. Шушы уңайдан танылган җәмәгать эшлеклесен, татар милләте өчен янып яшәүче шәхесне, коллегабызны күркәм юбилее белән котлап, үзебезнең иң эчкерсез һәм ихлас теләкләрне җиткерәбез.

Юбилярыбызның мәрхүм әтисе Ирек Җәүдәт улы Сәйфиев язучы, журналист, СССР һәм Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Габдельджаббар Кандалый исемендәге өлкә әдәби премиясе лауреаты иде. Журналистлар династиясеннән булган Данияр әфәнде дә Казан дәүләт университетында «Журналистика» белгечлеге буенча белем алган. Укуын дәвам итеп, 2016 елда әле ул Самар дәүләт универтындагы Социалогия факультетында «Хәзерге Россиядә этник мөнәсәбәтләр» юнәлеше буенча магистратура да тәмамлады.

27 ел эшләү дәверендә Данияр әфәнде «Московский комсомолец», «Волжская коммуна», «Волжская новь» газеталарында да, Самар өлкәсе губернаторының, Самар өлкәсе Сәүдә-сәнәгать палатасының, Промышленный районы администрациясенең, Региональ Диния нәзарәтенең матбугат аппаратларында да хезмәт итеп, һөнәренә тугры калды. Аталы-уллы Сәйфиевларның тырышлыгы нәтиҗәсендә өлкәбез мәчетләренә, имамнарына багышланган саллы гына китап дөнья күрде. 2012 елда федераль дәрәҗәдә танылу алган “Самар татарлары” журналын оештырып, юбилярыбыз аның баш мөхәррире булды. 2021 елда «Бердәмлек» милли басмасын җитәкләде. Һәрвакыт мәгълүмат кырында яшәде һәм моңардан башка тормышын күз алдына да китерә алмыйдыр шул. Үзенең таланты, профессиональлеге һәм журналистиканы яхшы аңлап эш итүе белән чын танылу алды ул.

Данияр Ирекович нинди генә катлаулы ситуацияләр булса да, нечкә юмор кулланып, төрле низагларны йомшартып җибәрә дә белә бит. Беркайчан да төшенкелеккә бирелмичә, “прорвёмся” диеп, янәшәдәгеләргә дә көч бирә ул. Без аның актив тормыш позициясенә сокланабыз, югары бәя бирәбез.

Мөхтәрәм юбиляр, шушы матур бәйрәмегез уңаеннан Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлардан гына торган бәрәкәтле озын гомер, иминлек телибез. Киләчәктә дә шулай хезмәтегездән тәм, тормыштан олы ямь табып яшәгез. Күңел күтәренкелеге һәм иҗат ялкыны Сезне гомер буе озата барсын. Каләмегез беркайчан да тутыкмасын, очлы, кызыклы һәм үзенчәлекле булып калсын. Янәшәгездә һәрвакыт якыннарыгызның ярдәмен һәм ихтирамын тоеп, милләтебезгә тагын озак еллар дәвамында хезмәт итәргә насыйп булсын.

Барлык милләттәшләребез исеменнән өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров.

* * *

Самара өлкәсенең “Бердәмлек” газетасы һәм “Самар татарлары” журналы

мөхәррире Ирек улы Данияр Сәйфиевка – 50 яшь!

Хөрмәтле Данияр әфәнде!

Сезне ихлас күңелемнән күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәм.

Сез — татар милли хәрәкәтенә зур өлеш кертүчеләрнең берсе, ватанпәрвәр, милли җанлы, үрнәккә куярлык шәхес! Үз тырышлыгыгыз белән югары дәрәҗәләргә ирештегез. Сезнең оста җитәкчелегегез астында “Самар татарлары” журналы, “Бердәмлек” газетасы уңышлы, нәтиҗәле эшчәнлек алып баралар.

Сезне, талантлы журналистны, Самара шәһәрендә һәм өлкәсендә татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре арасында да бик күпләр белә. Үткен каләм иясе буларак, тирән эчтәлекле мәкаләләр иҗат итәсез, сыйфатлы китаплар язасыз.

Сезгә исәнлек, озын гомер, гаилә бәхете, зурдан-зур уңышлар, яңа үрләр яуларга телим! Татар милләтенә тугры хезмәт иткәнегез өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын иде.

Рифкать Хуҗин.

* * *

4Wwys361pmA

* * *

fwA18o13HLs

* * *JzblosX-GLE

* * *

И туган көн, и матур көн…

Вся татарская Самара
Поздравляет Данияра!
А читающая часть
Даже ниц готова пасть,

Умолять: «Держись, редактор!
Тащишь ты, как мощный трактор,
Сразу сеялку и плуг,
Плюс мечети пиар-круг.

Мудрено не закрутиться
В сей медийной веренице
При нехватке средств, людей,
Но ты стоек, чародей!

Пусть журнал и сайт с газетой
Весть несут, но не кометой,
А негаснущим огнём,
Стимулируя подъём

К жизни предков интереса,
Чтоб ир-ат был не повеса,
Чтобы юных поколенье
Курс держало на творенье.

А полтинный юбиляр –
Сын Ирека Данияр –
Пусть мудреет, здоровеет
И дерзать по жизни смеет.

Половина лишь прожита,
Пусть оставшаяся вита
Будет щедрой на успех
И семьи задорный смех.

На пиджак придут награды,
Но не этого ведь надо.
Весь в делах вперёд шагай,
Своё имя подтверждай.

Под излёт весны родился,
Уже многого добился.
Осень жизни далека,
Расцветай и зрей пока!»

Р.Шакиров, 29 мая 2024 года

Примечание: Данияр (фарси) – белемле, акыллы.

Просмотров: 1220

3 комментариев

  1. Данияр, дустым, юбилеең белән! Исән- сау яшә, иҗат чишмәң саекмасын, каләмең туры, үткен булсын!

  2. Чын күңелдэн котлыйбыз !!!
    Йөзегез һәрвакыт якты, мөләем, нур сибеп тора, һәрвакыт ачык йөз белән каршы аласыз. Рәхмәтлебез, изгелекләрегез үзегезгэ әйләнеп кайтсын.

  3. Хөрмәтле Данияр Ирек улын чын күңелемнән 50 яшьлек Юбилее белән котлыйм! Нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомерләр телим! Нурзидә Ахметовна.