Үткәннәрне барлап

dWrfunITY6IСамара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыятенең 35 еллыгына багышланган чараларда фәнни-гамәли тикшеренү өлеше каралган.

Берничә эш төркемнәре арасында “Тарихи-мәдәни мирас” исемлесе дә булачак. Шундый аерым бер сөйләшү мәйданчыгын булдыру тарихыбызны тирәнтен белү, татар халкының милли үзаңын саклап калу һәм үстерү хезмәтендә бик зур роль уйнаганын тагын бер кат ассызыклап үтә. Биредә нинди мәсьәләләр каралачак?

Беренчедән, Самара татарларының күпкырлы тарихын өйрәнүче төбәкчеләр, бергә җыелып, фикер алышачаклар, үз эшләрендә килеп чыккан проблемаларны чишү юллары турында сүз алып барачаклар. Шул исәптән без Идел Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм Нугай Урдасы дәүләтләре чорларына караган археология темасына мөрәҗәгать итәргә ниятлибез.

Туган ягыбыз топонимикасы да (торак пунктлары, елгалар, урманнар, күлләр исемнәренең килеп чыгышы, мәгънәләре, язылышы) чал тарихның эзләрен сеңдергән бик тирән һәм гыйбрәтле нәтиҗәләргә китерә бара – бу тема да секция эшендә күтәреләчәк.

Шулай ук өлкәбездә соңгы елларда башланып киткән эш — музейлар оештыру хикмәтләре белән таныштыру да каралган. Шундый музей Самараның “Яктылык” мәктәбендә күптән эшләп килә инде, ә хәзер алар Татар Байтуганы (ул “Әлифба” музее дип йөртелә), Денис, Выселки, Галидә һәм тагын берничә авылда бар.

Әлеге фәнни-тикшеренү эшенең мәсьәләләреннән тыш, бүгенге көндәлек проблемаларны да читләтеп үтмәскә ниятлибез. Ул да булса, туган якны өйрәнү эшенә яшь кадрларны (укытучыларны, гуманитар факультетларның студентларын) җәлеп итү, авыл һәм шәһәр татар өммәтләренең тарихын язу эшен финанс ягыннан тәэмин итү, Татарстан һәм Башкортостан республикаларының фәнни учреждениеләре һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлекне ныгыту, массакүләм чаралар, муниципаль һәм өлкә дәрәҗәсендәге конференцияләр аркылы Самара татарлары тарихына кагылышлы мәгълүматларны халыкка җиткерү юлларын булдыру.

Туган якны өйрәнүчеләрне, студентларны, татар тарихын сөючеләрне секциябезнең эшендә катнашырга чакырабыз!

 Шамил ГАЛИМОВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 836

Комментирование запрещено