Бүген өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 35 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш уза

liQqInGqbHAБүген Самарның “Металлург” Мәдәният сараенда өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 35 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш уза. Чарада Самар өлкәсе һәм шәһәр администрацияләре вәкилләре, татар милли оешмалар җитәкчеләре һәм активистлары, дин әһелләре, муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре катнаша. Тантанага Казаннан да мөхтәрәм кунаклар килгән.

Җыелыш эшлекле оештырылган. Иң элек 250ләп делегат “Гаилә”, “Спорт”, “Милли мәгариф”,  “Мәдәният”, «Дин», «Эшмәкәрлек», «Тарихи-мәдәни мирас» секцияләренә бүленеп эшлиләр. Чыгышларда һәм фикер алышуларда сүз өлкә татарларын борчыган проблемалар турында бара һәм аларны хәл итү юллары карала.

15.00 сәгатьтә пленар утырыш башланачак. Чара бүләкләүләр һәм котлау сүзләре белән үрелеп барачак. Үзешчән артистлар үзләренең чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәячәкләр.

liQqInGqbHA

Просмотров: 666

Комментирование запрещено