3 августта Сызран татарлары Сабан туенда ял итте
Дөрес, милли бәйрәмебезне алдан билгеләнгән көнне түгел, соңгарыбрак үткәрергә туры килде. Ләкин бу шәһәр халкына рәхәтләнеп күңел ачарга бер дә комачауламады.
Сабан туен, һәрвакыттагыча, Сызран шәһәре һәм Татарстанның Биектау районы администрацияләре, Сызран татар автономиясе һәм “Туган тел” татар үзәге, шәһәр Думасы депутатлары Радик Шәфиев һәм Эльдар Мәҗитов, Горький исемендәге парк администрацияләре оештырдылар.
“Сызран Сабан туе — бердәмлек бәйрәме ул. Татар халык бәйрәмен оештыруда шәһәр татарлары һәм Татарстан гына түгел, Сызранда яшәүче бар халык та катнашты”, — дип белдерде шәһәр Думасы депутаты Радик Шәфиев.
Бәйрәм Сызран шәһәр округы башлыгы Анатолий Лукиенко чыгышы белән башланып китте. Аннан кунаклар сүз алды – Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Әнвәр Зарипов, Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Шәйдуллин, Сызран шәһәр Думасы рәисе Сергей Мутко, Сызран татар автономиясе рәисе Ринад Шәрәфетдинов һәм Сызранның Мактаулы гражданины Илдус Гыйльманов халыкка күңелле ял, эшләрендә уңышлар теләделәр. Шуннан соң махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызга бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров җырлары белән дәвам итте, аны шундый ук талантлы Сызран үзешчәннәре алыштырып торды.
Шул ук вакытта спорт мәйданчыкларында егетләр көрәш бәйгесендә бил алыштылар, кул көрәштерделәр, гер күтәрделәр. Төп призларны эшкуарлар әзерләгән иде. Вадим Шабанов бәрәне көрәш бәйгесе җиңүчесенә тапшырылды, икенчесен — “Сәлам” яшьләр берләшмәсе призын авыш баганага менүче алып китте.
Билгеле булганча, Сызран Сабан туе партнерлар ярдәме белән оештырылып килә. Быел да безнең ышанычлы спонсорларыбыз Вадим Шабанов һәм Радик Бәхтияров, «Родной кров» күчемсез милек агентствосы, АО «Тяжмаш», МБУ «Дом молодежи», «Сила воли» иҗтимагый оешмасы, «Новое поколение» хәрәкәте, «Сәлам» яшьләр берләшмәсе сынатмадылар, ярышларда һәм уеннарда катнашучылар лаеклы призлар белән бүләкләнделәр.
“Геройларыбызның хатыннары. Сызран” кебек берничә патриотик оешма сугышта булган хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм ясап җибәрү буенча мастер-класс оештырганнар иде. Бу акцияне шәһәр Думасы депутаты Василий Фомин һәм “Добрые руки” иҗтимагый оешмасы оештырырга булыштылар.
Сәүдә рәтләре милли бизәнү әйберләре, сувенирлар, яулыклар һәм күлмәкләр, эшләпәләр һәм түбәтәйләр, милли ризыклар белән үзенә тартып торды. “Барысы да бик әйбәт, күңелле һәм тәмле. Уртак көч белән шундый матур бәйрәм оештыра алуыбызга бик шатмын”, — дип белдерде Ринад Шәрәфетдинов.
Сабан туена килгән һәр кеше монда үзе өчен кызыклы мәйданчыкны тапкандыр, дип ышанабыз. Киләсе очрашуларга кадәр!
Радик ШӘФИЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 609