Гаилә бәйрәме форматы гомерле булырмы?
Күп санлы Сабантуйлары инде үтеп киткән, ә күңел һаман да ниндидер тамаша көтә икән, димәк, аны тотарга да оештырырга кирәк. Әлфия Сөләйманова студиясе һәм “Минем Ильинка” коттеджлар бистәсе җитәкчелеге 28 июль¬дә “ГАИЛӘ fest” бәйрәме оештырганда нәкъ шулай фикер йөрткән, күрәсең.
Курумочтан ерак булмаган бистә зур булуына карамастан, көндәлек тормышта татар теле сирәк ишетелә. Ә “ГАИЛӘ fest” бәйрәмендә катнашкан 230 кешегә бу көн¬не татар гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән танышырга мөмкин булды. Чарада Ильинка татарлары гына түгел, якын тирәдәге торак пунктларда яшәүчеләр дә, Самарадан килгән кунаклар да катнашты. Әлеге тамаша турында мәгълүмат күбрәк бирелгән булса, халык тагын да күбрәк килгән булыр иде. Кызганыч, күпчелек халык Гаилә фестивале турында чара үткәч кенә, социаль челтәрләрдән укып белгәннәр һәм үкенеч хисләре кичергәннәр.
Ә тамаша кылырлык нәрсәләр байтак иде анда – Вәсимә Фәрдиева җитәкчелегендәге “Заман” балалар фольклор ансамбле һәм татар халык җырларын заманчалатып башкаручы Казанның “MINGAZOV” кавер группасы менә дигән программа алып килгәннәр иде. Виртуоз гармунчыбыз Мидхәт Әминовның чыгышы да үзенә бер бәйрәм булды.
Балалар өчен дә төрле ярышлар, викториналар һәм конкурслар оештырылды, батыр егетләр беләкләрен уйнатып татар көрәшендә бил алыштылар. Чараны алып баручы Рәхимә Хәерова номерларны игълан итеп кенә калмады, оялмаска, конкурсларда активрак катнашырга, татар тәм-томнарыннан авыз итәргә чакырып торды.
…Менә гадәти булмаган бәйрәм барышын язам-язам да, Ильинкада кечкенә генә Сабан туе уздырылган икән дигән фикергә киләм. Оештыручылар, татар халык бәйрәме төсмерләрен бу фестивальгә дә кертеп, бер дә ялгышмаганнар, чөнки Сабан туе — һәр татарның күңелендә мәңгелек урын алган милли бәйрәм ул. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: чараны оештыруга бистәдә яшәүче активистлар да күп көч куйганнар, шуңа да ул бик тә күңелле үтте.
Ахырда фестиваль кунаклары Зифа Кадыйрова романы буенча куелган “Сөмбел” татар-үзбәк фильмын карадылар.
Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 647