Динебездән ерагайган татарлар турында
Хөрмәтле “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре! Минем йөрәкне күптән инде тырнап торган бер бик борчулы мәсьәлә турында яздым әле менә. Шушы язмамны газета битләрендә бастырып чыгарсагыз, газета укучылар үз фикерләрен дә язып җибәрмәсләр микән?
Социализм заманында бөтен газеталар да әлеге стройны мактап язалар иде, укырлык бер генә кызыклы нәрсә дә басылмый иде. Ул вакытта илдә хет ниндидер үсеш бар иде – кечкенә генә колхозда да 5 — 10 мең баш мөгезле эре терлек асрый идек һәм моңа беркем дә гаҗәпләнми иде. Хәзер бөтен Россия таркалып бетеп бара, ә мактанулар һаман дәвам итә. Берәр гаилә 3 — 4 баш сыер асраса, аларны инде кат-кат мактап, газеталарга язалар…
Алай булгач, мин дә “мактанып” алыйм әле. Язын-көзен бөтен авылларда да халык, җыелышып, ата-бабалары, якын кардәшләре күмелгән зиратка барып, җыештыралар, рәшәткәләрен буйыйлар, чәчәкләр утырталар. Тик менә безнең авыл халкы гына мондый эшләрдә катнашмый. Өмәләр узасын хәбәр итеп, алдан ук авыл буйлап белдерүләр элеп чыгабыз. Бер елны мөәзинебез Нәбиулла ага, хәтта йорт саен йөреп, халыкны өмәгә чакырып чыкты. Кайберәүләре “ярар” дип калсалар да, килмәделәр, икенчеләре бөтенләй “бармыйм” дип кырт кистеләр. Өч ел инде ул кешеләрнең каберләрен минем оныгым чистарта. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын аңа!
Ярар, кемнеке булса да, зират бит ул, аны чистарту изге гамәл. Ләкин андагы чисталык авыл халкы өстендә. Без аны карап торырга бурычлы. Өмә җыйганны көтеп торырга түгел, бар да, хәлеңнән килгән кадәр, Аллаһы ризалыгы өчен, дип эшлә. Аннары тагын килерсең. Зиратта беркайчан да эш бетми. Без улым һәм оныгым белән барабыз да эшлибез, халык җыелганны көтеп тормыйбыз.
Өмәгә дип килгән кайбер кешеләр эш коралы да алып килмиләр. Шулай, башкалар эшләп бетергәнче гайбәт сатып утыралар да кайтып китәләр…
Бик күп еллар элек бу авылда яшәгән “Тавык” кушаматлы бабай зират тирәли агачлар утырткан да, ат арбасына куелган мичкә белән ташып, су сибеп үстергән. Ул агачлар ике кеше колачы кадәрле юанлыкка җиткәч, авылның “бик акыллы” кайбер кешеләре аларны кисәргә план коралар. Боларга каршы төшүчеләр дә булган. Әмма, үзен бөтенесеннән дә акыллырак дип санаган кеше башкалар сүзенә колак салмый бит ул. Аңа: “Әнә, Кизләү авылында үскән агачларны кискәннәр иде, хәзер зират өстен америка өрәңгесе (клен) баскан”, — дип әйтеп тә караганнар. Ләкин, файдасыз. Егерме метрга якын биеклектәге агачларны, урман кисүчеләрне яллап, кистергәннәр, аларны чылбырлы (гусеничный) трактор белән сөйрәтеп йөртә-йөртә, каберләрне тар-мар итеп, куркыныч хәлгә төшергәннәр иде. Шуннан соң күп тә үтмәде, ике яклап өрәңге орлыклары очып кереп, үсә башладылар, бөтен зират өстен чытырманлык басты.
Ул елларда халык, елына бер тапкыр гына өмәгә җыелып, зират өстен карап-чистартып тора иде. Әмма, өрәңгеләр үсә башлагач, елына бер генә чистарту аз булды, өч метрлы агачларны тиз генә бетереп булмый, тамырыннан да китә, орлык белән дә үрчи бу зәхмәт. Көчле гербицид та сибеп карадык инде, бетми генә бит.
Аптырагач, узган көзне зират тирәли нарат үсентеләре утыртып чыктык. Хәзер инде аларны, бик нык карап, сугарып үстерергә кирәк. Тырышмасаң, әрсез өрәңге арасында нарат үсентеләре китмәскә дә мөмкин бит.
Челно-Вершины районы, Шламка авылында үзләрен мөселман дип санаган татарлар бик битараф халык, мәчеткә йөрмиләр, намазларын укымыйлар, ислам гыйлемен өйрәнмиләр, хәтта туган телен дә рәтләп белмиләр. Мондый халыкны нинди төркемгә кертергә була? Бу халык кай тарафка юнәлгән? Минемчә, ислам диненнән алар бик ерак. Үзләре дә гамәл кылмагач, ата-бабаларны, якын кардәшләрне дә хөрмәтләмәгәч, аларның балаларын гамәл кылырга, динебез ислам кушканча яшәргә кемнәр өйрәтер икән?
Гомәр ГАЙНУЛЛИН, Шламка авылы мәчете имамы.
«Бердәмлек».
Просмотров: 957