В 18-й день месяца сафар (22 августа), в Казанской Ратуше состоялась церемония открытия Казанского Глобального молодежного саммита “Цифровизация и современные инструменты молодежной политики”. Саммит открыл Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин чтением аятов из Священного Куръана.
В церемонии открытия приняли участие заместителя премьер-министра Республики Татарстан Лейла Фазлеева, президент Международной организации «Молодежный форум Организации исламского сотрудничества» Таха Айхан, помощник Генерального секретаря по гуманитарным, культурным и социальным вопросам Организации исламского сотрудничества Тариг Али Бахит, помощник Раиса РТ, руководитель регионального отделения российского движения детей и молодежи «Движение первых» Тимур Сулейманов, министр по делам молодежи РТ Ринат Садыков, заместитель главы муниципального образования города Казани Евгения Лодвигова и другие почетные гости.
Организаторы Саммита: Правительство Республики Татарстан, Министерство по делам молодежи Татарстан, Международная организация «Молодежный Форум Организации сотрудничества». Соорганизаторы и партнеры: Общероссийское общественно-государственное движение детей и молодежи «Движение Первых», АНО «Академия молодежной дипломатии», ГБУ «Молодежный центр Республики Татарстан». На саммите принимают свыше 100 делегатов из более 40 стран.
В рамках Саммита пройдет заседание министров по делам молодежи и спорту государств-членов Организации Исламского сотрудничества. Одной из тем обсуждения станет проведение предстоящих Первых Юношеских Исламских игр в Казани.
***
Сафәр аеның 18 нче көнендә (22 августта) Казан Ратушасында «Цифрлаштыру һәм яшьләр сәясәтенең заманча инструментлары» дип аталган Казан Глобаль яшьләр саммитын ачу тантанасы булды. Саммитны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Изге Коръән аятьләрен укып ачып җибәрде.
Саммитның ачылу тантанасында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы» халыкара оешмасы президенты Таха Айхан, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретареның гуманитар, мәдәни һәм социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тариг Али Бахит, ТР Рәисе ярдәмчесе, «Движение первых» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Саммитны Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы» халыкара оешмасы оештырды. Шулай ук оештыру эшләрендә «Движение Первых» гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте, Яшьләр дипломатиясе академиясе, Татарстан Республикасы яшьләр үзәге катнашты. Саммитта 40 тан артык илдән 100 дән артык делегат катнаша.
Саммит кысаларында Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән дәүләтләрнең яшьләр эшләре һәм спорт министрлары утырышы узачак. Анда Казанда Беренче Яшүсмерләр Ислам уеннарын уздыру турында фикер алышу булачак.
Просмотров: 463