Шатлык өстәдек

Безымянный1Чәчкә бәйрәмендә булдык -
Йөрәккә шатлык өстәдек.
Аллы-гөлле чәчәкләрнең
Күңелгә салдык төсләрен.

Шәфкать йорты кешеләре
Безне бик хөрмәт итә.
Елда кунакка чакырып,
Күңелле бәйрәм иттерә.

Йортлары төрле гүзәл
Чәчәкләргә күмелгән.
Аларны үстерер өчен
Байтак көчләр түгелгән.

Хозурланып утырабыз,
Чәчәкләр исен иснәп.
Мондый матур бәйрәмне
Онытып булмый һич тә.

Чәчәкләр турында язылган
Җырларны җырлап үттек.
Балачактан чәчәкләрне
Сөеп-яратып үстек.

Үсемлекләр дөньясы турында да
Файдалы сүзләр сөйләнде.
Шигырьләр дә укылды,
Мөнәҗәтләр көйләнде.

Бар кешене хөрмәт итеп
Олылыйсыз-зурлыйсыз
Тәмле ризыклар пешереп,
Ашатасыз-сыйлыйсыз.

Йөзләрегез ай да кояш,
Шатланып каршы аласыз.
Җаннарга сафлык өстәп,
Сөенеп озатып каласыз.

Исәнлек-саулык телибез,
Эшегездә уңышлар.
Аллаһы насыйп итсен
Бәрәкәтле тормышлар.

Шулай безне куандырып,
Озак еллар эшләгез.
Уңышларга ирешеп,
Озын-озак яшәгез.

Шәфкать нурын сезгә
Аллаһы Тәгалә биргәндер.
Саф йөрәкле булуыгыз
Буыннардан киләдер.

Чын йөрәктән шатланып,
Олы рәхмәт әйтәбез.
Киләчәктә күрешергә
Тагын өмет итәбез!

Безымянный17Безымянный176Безымянный1

Гөлсем ХӨББӘТОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 796

Комментирование запрещено