Мәхмүтова Фәрзәнә — Халыкара «Татар кызы-2024» бәйгесе финалисты

9812655b61774c8ce0983e9a9e3b1183Казанда халыкара «Татар кызы-2024» бәйгесенең ярымфиналы тәмамланды. Бөтендөнья татар конгрессында бәйгенең финалистларын игълан иттеләр.

Финалистлар исемлеге:

Батыркаева Ангелина – Пермь
Бәдриева Фәизә – Мәскәү
Байгильдина Алсу – Оренбург
Габдуллина Энҗе – Татарстан
Галивеева Асия – Кыргызстан
Дәүләтшина Алсу – Башкортстан
Закирова Ленара – Үзбәкстан
Йосыпова Диләрә – Ленинград
Мәхмүтова Фәрзәнә – Самара
Нәсретдинова Вәсилә – Казахстан
Сәйфуллина Алсу – Пенза
Сәйдуллина Лилия – Төмән
Шулай ук, ике кыз – Ростовтан Юлия Бараева белән Кировтан Илнара Әхәтова махсус призга лаек булып, «Татар кызы-2024» титулы өчен көч сынашмыйча гына, финал бәйгесендә катнашу хокукына ия булды.

9812655b61774c8ce0983e9a9e3b1183

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров ярымфиналда катнашучы кызларны бүләкләде.

«Сез барыгыз да җиңүчеләр. Үз төбәгегездә җиңү яулап, мәркәзебез Казанга җыелдыгыз. Ярымфиналда, конгресс канаты астындагы бәйгедә катнашу хокукына ия булуыгыз белән котлыйм», – диде ул.

Халыкара «Татар кызы-2024» бәйгесе финалы 11 сентябрь көнне Пенза шәһәрендә узачак. Аңа кадәр кызлар Казанда әзерлек үтәчәк.

tatar-inform.tatar

 

Просмотров: 671

2 комментариев

  1. Чын кунелдян котлыйм! Тормышында куп жинюляр булсын!

  2. Сенелем тябрик итям узене, исянлек саулык хаерле тыныч гемерляр Ян тян тынычлыгы теляп калабыз, донья ахирят бяхетляре бирсен ходай Тулы камель иман теляп калабыз