Бала-бала, диеп өзгәләнеп,
Килеп җитә кеше картлыкка,
Тик нигәдер, көч-куәте беткәч,
Әйләнәләр алар артыкка.
Илебездә күпме картлар йорты,
Каян килгән монда бабайлар?
Булмаган бит инде бар да ялгыз,
Кая киткән газиз балалар?
Ата-ана хакы — тәңре хакы,
Дип әйткәннәр безнең бабайлар,
Нигә шуны аңламыйлар икән
Ташлап киткән газиз балалар?
Балаларга бәхет телибез без,
Тәүфыйк, кая кала онытылып?
Әллә инде менә шуңа күрә
Картлар йорты тора утырып.
Тәүфыйгыгыз булса — бәхетегез булыр,
Дип әйтәләр иде бабайлар.
Авылым халкы, сезгә рәхмәтле мин,
Шуны истә тота балалар.
Авылымнан әле беркемнең дә
Киткәне юк картлар йортына.
Хәер-дога кылыйк без аларга,
Тынычлык бир шулар хакына.
Ана булу — нинди зур бәхет ул,
Ана була белсәң яшьлектә,
Картлык — үзе гүзәл бер матурлык,
Өметләнәм әле шатлыкка.
Шәһәрләрдә урам исеме бар,
Йортларына номер куелган,
Бер бинаның матур капкасына
«Картлар йорты» дип язылган.
Йорт эчләре матур, юллар тигез,
Юл буенда үсә чәчәкләр.
Шиңгән гөлләр кебек картлар йөриләр,
Шулар өчен өзелә үзәкләр.
Тыштан гына елмаялар алар,
Эчләрендә яна ут-сагыш,
Күзләре моңсу караш белән
Балаларын көтә тукталып.
Урын-җире чиста, йорты матур,
Нәрсә кирәк ялгыз карчыкка?
Тик баласы булган кеше генә
Лаек түгел мондый картлыкка.
Тәүбә-тәүфыйк бир Син балаларга,
Әти-әни ялгыз калмасын,
Ялгыз калып, моңсу караш белән,
Картлар йортын килеп какмасын.
Картлар йорты, детдом балалары -
Каян килгән безнең халыкка?
И, Раббым! Шәфкать, миһербанлык бир,
Тәүбә, тәүфыйк бир Син халыкка!
Минәсма ХӘЙРУЛЛИНА.
Денис авылы, Шенталы районы.
«Бердәмлек».
Просмотров: 578