Укучыларны гаилә белеме, яңа ОБЖ, мәҗбүри хезмәт һәм телефонсыз көннәр көтә
Җәйнең соңгы ае, гадәттә, яшен тизлегендә узып китә. Узган дүшәмбедә Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Федорищев уздырган оператив киңәшмәдә мәктәпләрнең уку елына әзерлеге тикшерелде.
Өлкә мәгариф министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Виктор Акопян сүзләренә караганда, мәгариф оешмаларының әзерлеген бәяләү өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, Роспотребнадзор, ФСБ, мәгариф органнары җитәкчеләре һәм җирле үзидарә администрацияләре башлыклары урынбасарлары катнашында ведомствоара штаб төзелгән. Уку-укыту учреждениеләренең әзерлеген бәяләү берничә этапта үткәрелә.
Әлегә 2231 объект бәяләнгән һәм әзер дип танылган, якын киләчәктә тагын 22се тикшереләчәк. Алты учреждение 1 сентябрьгә әзер түгел, капиталь ремонт эшләре әле тәмамланып кына килә.
Самара өлкәсендә якындагы биш елда 20ләп яңа уку йортлары төзеләчәк, дип искәртте Вячеслав Федорищев.
Утырыш барышында ачыкланганча, шәһәрләрдә укучылар саны арта бара, ә менә авылларда вазгыять башкачарак. Анда, укучылар саны кимү сәбәпле, мәктәпләр берләштерелә, буш калганнары ябыла. Шулай, Похвистнево районының иң зур Гали авылында да быел беренче сыйныфка барлыгы биш укучы киләчәк. Кызганыч, алга таба картина ниндирәк булачагын күзаллавы авыр түгел.
Соңгы берничә елда өлкәдә укытучылар җитешмәү проблемасы да актуаль булып кала.Экспертлар раславынча, проблема укытучыларның түбән хезмәт хакы белән генә чикләнми. Самара өлкәсе Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Павел Покровский сүзләренчә, 10 — 15 ел элек үк педагогларның хезмәт хакы түбән булу сәбәпле, укытучы булырга теләүчеләр саны кимүе күзәтелә башлаган. Хәзерге вакытта бу вазгыять яхшыра төшкән, моны югары уку йортларында конкурс арту һәм укытучы булырга әзерләнүче студентлар саны үсүе раслый. Әмма квалификацияле педагоглар кытлыгын каплау тиз генә хәл ителмәячәк, җәмгыять бу проблема белән тагын берничә ел очрашачак. Моннан тыш, педагогларның пенсия яше үзгәрүе дә күбесенең репетитор булып эшләүне өстен күрүенә китергән.
Укытучылар җитмәү проблемасын хәл итү өчен мәктәпләрдә дәрес сәгатьләре эшләүче педагоглар арасында бүленә. Кайвакыт укытучылар урынын тулы булмаган ставкага эшләүче яки берничә вазифаны берләштерүче белгечләр алып бара. Мәсәлән, Похвистнево районының Яңа Мансур авылы мәктәбендә дүрт башлангыч сыйныфны ике укытучы укыта. Шулай ук бу мәктәптә инглиз теле һәм физкультура укытучысы юк. “Инде икенче ел инглиз теле укытучысы таба алмыйбыз, дәресләрне башка мәктәптә эшләүче белгеч килеп уздыра”, — дип борчыла мәктәп директоры Фәнүзә Фәритовна Гыйззәтуллина. Гали авылы мәктәбе директоры киңәшчесе Фирдәүсә Йосыпова сүзләренчә, анда да охшаш хәл килеп чыккан. Информатика укытучысының сәламәтлеге какшау сәбәпле, бу фәнне яшь укытучы үзенең төп ставкасы белән бергә алып барачак.
Берникадәр вакыт элек 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларны мәктәп администрацияләре 10нчыга бармаска, ә көллиятләргә, училищеларга кереп, эшче һөнәрләр үзләштерергә агитациялиләр, дигән мәгълүмат еш очрый башлады интернетта. Димәк, педагоглар саны тагын да кимергә мөмкин? Заводларда эшче куллар җитешмәү проблемасын бу рәвешле чишү дөрес түгел бит инде…
Уку елы башланыр алдыннан ата-аналарны шулай ук программадагы үзгәрешләр, кирәк-яраклар, кием-салым сатып алу кебек бик күп башка сораулар да борчый.
Уку программасына килгәндә, быел мәктәпләрдә Гаилә белеме дәресләре керә башлаячак. ОБЖ фәне дә үзгәртелеп, “Ватанны саклау һәм иминлек нигезе” исемен йөртәчәк. Хезмәт дәресләре дә яңарачак, телефоннарны җыеп алып, бик кирәк чакта гына бирәчәкләр. Россия юристлар ассоциациясе рәисе Сергей Степашин мәктәпләрдә хокук нигезләре укытырга да тәкъдим итә. 5 – 9нчы сыйныф укучылары тарихны яңа дәреслекләр буенча өйрәнә башлаячаклар. Яңартылган басмада Украинадагы махсус хәрби операция барышы, шулай ук илнең территориаль чикләре үзгәреше дә чагылыш табачак.
Баланы белем дөньясына озату өчен чыгымнар да ел саен үзгәреп тора. Кызганычка, яңарышлар гаилә файдасына түгел – бәяләр бәйдән ычкынгандай югарыга сикерделәр. Таныш-белешләрем арасында баланы мәктәпкә җыю темасына сораштыру үткәрдем. Күпчелеге уку әсбапларын, кирәк-яракларны июнь аенда ук сатып ала башлыйлар икән. Чөнки барысын да берьюлы алу кесәләрне шактый саегайта. Барлык мәктәпләрдә дә диярлек бертөрле форма кертелде, ике пар аяк киеме, физкультура өчен форма, рюкзак һәм башкалар… Кыскасы, исемлек бик озын. Бертөрле мәктәп формасының уңайлыгы турында укучылар белән сөйләшеп алдым.
— Барыбыз да бертөрле киенеп йөрү уңай, әлбәттә. Кемнекедер матуррак яисә “модныйрак” түгел, кызыгып карарлыгы юк. Әмма кайвакыт, шкафта матур күлмәк яки яңа джинсы белән стильле свитер эленеп торганын белсәң, шунда ук кәеф күтәрелеп китәр иде, — дип уртаклашалар балалар.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 493