Белгәнебезчә, илдә МХО бара. Меңләгән ир-егетләребез, кулларына корал алып, сугыш кырында Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйлар.
Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан яу кырына киткән егетләр арасында Искәндәр Кәримов та бар. Аның хатыны һәм ике баласы булуына карамастан, нишләптер, авылда ялгыз яши иде. Бөтенләй ялгыз дип әйтсәң дә, дөрес булмас, чөнки Шарик кушаматлы тугры эте бар аның.
Сугышка киткән хуҗасын Шарик бик тиз сагына башлый, чөнки оясы да, ашарга бирүчесе дә юк инде хәзер… Җан иясенә үз көнен үзенә күрергә туры килә. График буенча дигәндәй һәр күршесенең капкасы төбенә килеп утыра да бер кисәк ипи бирмәсләрме икән дип көтә башлый.
Әлбәттә, Искәндәрнең авылдашлары, этнең хәленә кереп, әле берсе, әле икенчесе килеп ашаталар. Берзаман Ярмәк социаль чатындагы төркемдә аның этен бүген кем ашата дигән язмалар күренгәли башлады. Мин дә күреп, укып торам бит инде, бар икән туган авылымда мәрхәмәтле кешеләр, дип юанам.
Искәндәр дә дустын онытмый икән, җирлек башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов белән элемтәгә чыгып, эте турында сорашып тора. Күршеләренә дә шалтыратыр иде, тик, дошман эзләренә төшмәсен өчен, телефоннан еш сөйләшергә ярамый икән.
Ә беркөн авыл төркеменә керсәм, ни күзем белән күрим, солдатыбызның дустына кемдер оя ясап куйган. Түзмәдек, җәмәгатем белән икенче көнне үк туган авылыбызга юл тоттык. 92 яшьлек әниемнең хәлен белдем дә, үз күзем белән күрим дип, ашарына алып, Шарик янына киттем.
Мин туып-үскән йорттан ерак түгел солдат өе. Күрәм, каршыма бер апа һәм эт киләләр. Зөфәр кызы Зәлифә Гәрәева икән! Эт тә мин күрергә барган Шарик булып чыкты. Сөйләшеп киттек. Ояны Зәлифә апа тормыш иптәше Нәгыймулла абый белән бергә ясаганнар. Һәр көнне килеп этне ашаталар икән. Ояга матур гына мендәр дә җәеп куйганнар. Тик Шарик мондый уңайлыкларга күнмәгән, Нәгыймулла абыйсы үзе ояга кереп күрсәткәч кенә, яңа фатирына кереп утырган. Җил-давыл, кар-яңгыр кермәсен өчен, кышкылыкка ишеген ныгытырга җыеналар икән әле менә.
Без сөйләшеп торганда Шарикның моңсулануын, бөтерелеп йөрүен күрсәгез икән! Бер — безгә, бер хужасы киткән юлга карый, ә күзләрендә — яшь бөртекләре.
Әллә киң күңелле кешеләргә рәхмәт йөзеннән күңеле йомшарган, әллә хуҗасы кайтканны көтәме һаман…
Йа, раббым, эт тә сугыш беткәнен көтә микәнни? Бер Аллам! Бетсен иде инде җир йөзендә сугыш афәтләре. Шарикның хуҗасы да, бөтен ир-егетләребез дә сугыштан сау-сәламәт кайтсыннар, үз балаларын да, дүрт аяклы дусларын да үзләре карап үстерсеннәр иде!
Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 767