Чувашия Мөселманнары Диния нәзарәте бөек галим Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани мөнбәрен популярлаштырырга җыена. Татар халкының бу реликвиясе «Өч сәхабә» үзәк җәмигъ мәчетендә саклана, дип яза Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Әлеге мөнбәр читләрендә татар стилендә эшләнгән тимер тоткалары белән аерылып тора. Шулай ук лалә чәчәкләре белән бизәлгән һәм барлык детальләр дә җөп санда башкарылган, бу дөньяның фанилыгын чагылдыра. Хәзер 3Д рәсеме эшләнелә һәм алга таба осталар командасы «Шиһаб хәзрәт мөнбәре»нең стильләштерелгән күчермәләрен ясаячак, диелә хәбәрдә.
Просмотров: 461