Уңайлы шартлар булдырылганда нәтиҗәсе яхшы була
Августның икенче якшәмбесендә төзү тармагында эшләүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Самараның эре төзелеш оешмалары арасында “ВолгоПродМонтаж” предприятиесе лаеклы урын алып тора. Оешма ел саен бәйрәм уңаеннан үзенең хезмәткәрләре хөрмәтенә тантаналы чара оештыра. Бу матур гадәт быел да кабатланды. Җәмгыять җитәкчесе Тәлгать Туктар улы Хуҗин, чарага җыелган халыкны сәламләгәннән соң, предприятиенең алдынгы хезмәткәрләренә сыйфатлы хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары, җаваплылыклары өчен Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Читать полностью