«Ак каен» халык фольклор ансамбле 28-30 август көннәрендә Казан һәм Чистай шәһәрләрендә кунак булып кайтты. «Түгәрәк уен» Бөтенроссия фольклор фестивалендә һәм «Уйнагыз гармуннар» фестивалендә катнашып, лауреат исеменә лаек булды.
Олы рәхмәтебезне белдерәбез оештыручыларга — Бөтендөнья татар конгрессына һәм үзебезнең Камышлы районы администрация башлыгы Баһаутдинов Рафаэль Камиловичка.
Айгөл ГАЛИУЛЛИНА, Иске Ярмәк авылының Мәдәният йорты җитәкчесе.
Камышлы районы.
Просмотров: 651