Тупли авылы мәктәбенең ветеран мөгаллимәсе Нәфисә Каюм кызы ШӘРӘПОВАга!

SONY DSCХөрмәтле Нәфисә ханым!

Сезне туган көнегез белән кайнар кот­лыйбыз!

Сез Тупли мәктәбендә күп еллар буена башлангыч сыйныф укучыларын укыттыгыз. Авыл халкы алдында абруегыз зур, Сезне хөрмәт итәләр. Сезнең улыгыз Нурислам Нурулла улы — безнең «Туган тел» оешмасын оештыручыларның берсе.

Күңелегездәге яктылык, җылылык һичкайчан сүрелмәсен,  изгелек беркайчан да саекмасын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәгез. Исәнлек-саулык Сезгә, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы булсын.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.