Җырлы юл

Җырлы-моңлы тормыш юлы үттем, дисәм дә була.
Үткәннәрне искә алсам, күзләргә яшьләр тула.
Яшь чагымда оялып сәхнәләргә менмәдем.
Буем зур күренә дип, — уфтанып шулай йөрдем.

Бары хыялда йөреттем: җырчы булу теләген.
Бер Аллаһы гына белде алда ниләр көткәнен.
Яшь көе «тартып киттем авыр тормыш арбасын».
Әнкәйгә ярдәм итмичә, ташлап кая барасың?

Авыр, кыен хәлләрдә дә җырлардан аерылмадым.
Алар белән гомер иттем, җырламыйча тормадым.
Шатлыкта да, кайгыда да җырга тартылды күңел,
Татар халык җырларын җырламый мөмкин түгел.

Балачактан җырлап үстем озын, моңлы көйләрне,
Алар миңа юлдаш булды хәсрәт килгән көннәрне.
Катлау болынын яңгыраттым печән чапкан чакларда,
Ашаудан туктап тыңлады болында йөргән атлар да.

Сәхерәгә, кырга чыксам, алар белән юл алдым,
Моңлы, җырлы юллар үттем, бик тә канәгать калдым.
Олыгайган көндә дә алардан аерылмыйм.
Киләчәктә дә алар белән дус калырмын, дип уйлыйм.

Гөлсем ХӨББӘТОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 501

Комментирование запрещено