Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм. Аллаһы Тәгалә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез көннәр, җан тынычлыгы, озын гомер насыйп итсен иде. Максатларыгызның тормышка ашуын телим. Күпъеллык авыр хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтләремне белдерәм.
Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Просмотров: 1400