Эльмира Галимова представила концерт, вдохновленный татарской историей и эпосами / Эльмира Галимова татар халкының тарихи вакыйгаларына нигезләнгән концерт тәкъдим итте

59ca27ee9c9bd4b53c504650e8e7f26fКомпозитор, кандидат искусствоведения, член Союзов композиторов Татарстана и России Эльвира Галимова представила концерт «Йөрәккә якын әсәрләр», вдохновленный знаменательными событиями в истории татарского народа и народными эпосами. Концерт состоялся в Большом концертном зале имени Салиха Сайдашева.

В частности, в концерте прозвучали концертино «Идел-йорт» в исполнении баяниста, лауреата престижных конкурсов Айдара Салахова. По словам композитора, произведение было создано под впечатлениями от путешествия по реке Волге.

«Я представляла себе, как турист на теплоходе проплывает по Волге и видит исторические места татарского народа, и восхищается ими», – рассказала Эльмира Галимова.

Произведение «Чатыр-тау» автор посвятила знаменитой горе в Азнакаевском районе, которое признано самой высокой точкой в республике. «Чатыр-тау» исполнила заслуженная артистка Республики Башкортостан Залия Ганиятулллина на древнем тюркском инструменте кыл-кубыз.

Композитор Эльмира Галимова напомнила о необходимости развивать национальную музыку татарского народа, и выразила благодарность министерству культуры Татарстана за эту возможность.

«Я верю, что этот концерт станет большим событием в республике. Мы должны развивать музыкальное наследие татарского народа, популяризировать его, донести до зрителя. Как представитель национальных композиторов, я работаю над этим и считаю свои долгом развивать это направление», — сказала гость информагентства.

tatar-inform.ru

***

11 сентябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында композитор, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы Эльмира Галимова татар халкының тарихи вакыйгалары һәм эпосларына нигезләнгән «Йөрәккә якын әсәрләр» дип исемләнгән концерт тәкъдим итте.

Концертта яңгыраячак музыкаль әсәрләр татар халкы мирасында зур урын алып торган мәдәни объектлар һәм тарихи вакыйгаларга багышланган.

«Баянчы Айдар Сәлахов «Идел-йорт» баян өчен концертиносын уйнаячак. Әлеге әсәр Идел елгасы буйлап сәяхәт иткәндә күргәннәрдән туган соклану музыкасы. Аны тыңлаганда үзеңне Идел елгасы буйлап сәяхәттә булган кебек хис итәсең. Мин аны теплоходта утырган турист татар халкының мәдәни мирасының барлык истәлекле урыннарын карап, сокланып бара дип күз алдына китердем», – диде Эльмира Галимова.

Тагын бер әсәр Татарстанның иң бөек ноктасы «Чатыр-тау»га багышланган. «Бу иҗатымда иң популяр әсәрләрнең берсе. Ул Азнакайда экспедиция вакытында «Чатыр-тау»га менгәч туды. Шушы сихри музыканы тыңлаганда башка кешеләр дә үзләрен әлеге биеклектә басып торган кебек тойсын өчен тырыштым», – диде композитор. Концертта әсәрне кыл-кубызда Башкорстан республикасының атказанган артисты Зәлия Ганиатуллина башкарачак.

Композитор Эльмира Галимова татар халкының милли музыкасын үстерергә кирәклеген искәртте һәм әлеге мөмкинлек өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына рәхмәт белдерде.

«Әлеге концерт Татарстан Республикасында зур вакыйга булыр дип ышанам. Татар халкының музыкаль мирасын үстерү, аны тарату, тамашачыларга җиткерү турында без кайгыртырга тиеш. Мин милли композиторлар мәктәбе вәкиле буларак, моның өстендә эшлим, әлеге юнәлешне үстерүне үземнең зур бурычым дип саныйм», – диде Эльмира Галимова.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 405

Комментирование запрещено