Хәзер инде Юкәле тауда миләшләр дә үсәләр,
Утыртып, үстергән кешеләргә олы рәхмәт әйтәләр.
Алар балкып үсеп утыра чирәмле юл буенда,
Бетмәс матурлык өләшү — хәзер алар уенда.
Айның көмеш нурында кызыл миләш коена,
Тәлгәш-тәлгәш җимешләре чык суына туена.
Иркә җилнең канатлары кагылып киткән чакта
Колак салып, тыңласаң, серләшәләр ни хакта.
Әллә инде үзләренчә моңлы җыр сузалармы?
Үзләре белгән сагышны белдереп узалармы?
Үзләре матур булса да, җимешләре бик ачы.
Язмышлары шуңа охшаш, җимеше кебек ачы.
Кояшта аллана башлауга сындырып бетерәләр,
Югарыда калган җимешләр моңаеп күренәләр.
Адәм баласы түземсез, пешеп җиткәнен көтми,
Көз кочагында балланганын уена да китерми.
Көннәр суытып җибәргәч, балланып, пешеп җитә,
Ашап-татып карасаң, авызда эреп бетә.
Миләш агачын рәнҗетми, кадерен белсәк иде,
Тәмле какларын коеп, сыйланып, сөенсәк иде. Әмин.
Гөлсем ХӨББӘТОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 798