Сызран шәһәренең Е.И.Аркадьев исемле үзәк китапханәсендә Халыклар дуслыгы көнен билгеләп үттеләр.
Бу бәйрәм бергәләшеп әйлән-бәйлән уйнау һәм үзенең уникаль традицияләре белән уртаклашуга менә дигән мөмкинлек бирде.
Чара барышында чуаш халкының чигу элементларын, армиягә озату кичәсен, мордваларның үз телендә матур итеп жырлавын, немецларның әкият постановкасын сокланып карап утырдылар.
Ә «Ак калфак» клубы житәкчесе Дәүләтшина Гөлнара татар хатын-кызларының бизәнү элементы — үзенең әнисенең әбисеннән калган чулпа белән таныштырды. Әлеге чәчләр бизәге Гөлнара ханымның гаиләсендә саклана һәм әнидән кызга тапшырылып бара.
Гөлнара ДӘҮЛӘТШИНА,
«Ак калфак» клубы житәкчесе.
Сызран шәһәре.
Просмотров: 575