Авыр кайгыгызны уртаклашабыз…

IFbXhPLCwcQБүген,  2024 елның 22 сентябрендә, әтиебез Харис улы Миннеисхак СӨЛӘЙМАНОВ вафат булды.

Әлеге адрес буенча саубуллашып була: Самар шәһәре, Аэродромный урамы, 8-73.

Җәназа намазы иртәгә, 23 сентябрьдә, Самар Жәмигъ мәчетендә өйлә намазыннан соң булачак, Иншә Аллаһ.


Ильдар, Ильфат Сөләймановлар.

* * *

Аллаһы Тәгалә мәрхүм Миннеисхак Харис улы  СӨЛӘЙМАНОВның балаларына, туганнарына, якыннарына күркәм сабырлыклар бирсен! Авыр кайгыгызны уртаклашабыз. 

Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

 Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте  әгъзалары исеменнән оешманың президенты Ильяс Шәкүров.

Просмотров: 623

Комментирование запрещено