Халкыбыз элек-электән бүгенге көнне Сөмбелә бәйрәме буларак билгеләп үткән

jl9XqWMFe4xyc2RAhFr2b3TLpbd4aJjId6FOhFWLmbY6GJXziMF61ndJv-Q84kKZRiw0zSI_cieWfbLgmnHcEC05Бүген, 22 сентябрь — көн белән төн тигезләшкән көн. Бу көнне кояш чыгышы нәкъ көнчыгышны, кояш баешы нәкъ көнбатышны күрсәтә.

Халкыбызда бу көн элек-электән Сөмбелә яки уңыш бәйрәме буларак билгеләнгән. Бу көнгә кадәр дәвам иткән айны да Сөмбелә дип атаганнар.

Сөмбелә сүзе борынгы шумерлар телендәге «шумбулу» — башак, «шубултум» — сары башак сүзләренә барып тоташа.

Халкыбыз үзенең ырым-сынамышларында да «Сөмбелә аен» еш искә ала:

* Сөмбеләдә су коенырга ярамый;
* Сөмбеләдә яралган шытым исән-имин чыгар һәм мул уңыш бирер;
* Сөмбеләдә арыш чәч — тамагың һич тә булмас ач»;
* Сөмбеләдә өелеп килер.

Татар ядкарьләре.

Просмотров: 492

Комментирование запрещено