Халкыбызның гореф-гадәтләрен саклаучы

p3HaEhovbHAДенис авылы Мәдәният йорты хезмәткәре Рәгыйдә Минәхтәм кызы Бадыйкованы нәкъ шушы сүзләр белән тасвирлап була. Ул – тарих һәм төбәкне өйрәнү музее мөдире, “Чулпан” татар фольклор ансамбле солисткасы, татар фольклор коллективы җырчысы, иҗади җанлы кеше һәм авылда уза торган бөтен чараларның әйдәп баручысы гына түгел, яраткан хатын, әни һәм әби дә.

Кызның иҗади җанлы кеше булачагы бала чагында ук күренә башлаган. Әбисе оныгына Рәгыйдә дигән бик мәгънәле һәм сирәк исем кушканда Совет Башкортостанының сәләтле актрисасы, шагыйрә һәм драматург Рәгыйдә Янбулатованы күз уңында тоткан, диләр. Ә исем гарәпчәдән “Аллаһы сөйгән”, “Аллаһка юнәлгән” дип тәрҗемә ителә. Һәм бу чыннан да шулай, чөнки Рәгыйдә ханым бик тә динле кеше.
Барысын да хөрмәт итә

Рәгыйдә ханым Денис авылында туып-үскән. Әтисе Минәхтәм Нурулла улы һәм әнисе Рәсимә Каюм кызы гомер буе колхозда эшләгәннәр.

Рагыйдә төпчек бала булып туа, ата-ана гаиләдәге өч кызны да ислам дине кануннары буенча тәрбияләгәннәр. Гаилә кыйммәтләре белән сугарылган бала чагы Рәгыйдәне шәхес итеп тәрбияли.

Иҗади башлангыч

Иҗат чаткылары кызда яшүсмер чагыннан ук күренә башлый. Мәктәп елларында балалар иҗат берләшмәсендә җырларга өйрәнә. Бу сәләт аңа “Чулпан” фольклор ансамблендә катнашкан апасы Минһаҗәр Мусинадан күчкән, диләр. Ә татар халкы гореф-гадәтләрен аңа укытучысы Гөлсинә Хәйруллина сеңдергән. Нәкъ Гөлсинә Зәйнулловна кызны фольклор коллективка алып килә дә инде.

Бүген инде мәдәният өлкәсендә эшләүче героебыз үз халкының гореф-гадәтләрен саклап кына калмый, киләчәк буыннарга тапшыру буенча да зур эш алып бара.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, балачагы иҗат дәрьясында үтсә дә, Рәгыйдә, бертуган апалары эзләреннән китеп, бухгалтерлар курсы тәмамлый һәм озак еллар “Марс” колхозында эшли.

Гаилә – иң мөһиме

Шул ук вакытта аның тормышында үзгәрешләр дә пәйда була. Рәгыйдә Илгизәр Бадыйков исемле гомерлек мәхәббәтен очрата. Менә инде 32 ел буе алар бергә, уллары Илдар белән Рафаэль үз гаиләләрен корганнар. Күптән түгел генә олы малаеның кызы туып, Рәгыйдә белән Илгизәрне әби-бабай иткәннәр.

Халык традицияләрен саклаучы

2000 еллар башында, колхоз таралгач, Рәгыйдәне Денис мәдәният йорты җитәкчесе итеп эшкә чакыралар. Менә инде егерме ел буе ул Мәдәният йорты белән җитәкчелек итә. Рәгыйдә Минәхтәмовна берничә юнәлешне алып бара, шуларның берсе – Туган як музее. Денис музеендагы тиңсез коллекция туган як энтузиастлары тырышлыгы белән булдырылган. Бүгенге көндә биредә сакланган 2000 экспонат Денис авылы халкы һәм, бигрәк тә энтузиастлары Минсәгыйть Вәлиуллин, Роберт Гәрәев, Гөлсинә Хәйруллина тырышлыгы белән җыелган. Рәгыйдә ханым да бу эштә зур тырышлык күрсәткән. Музей коллекциясе әле дә сирәк экспонатлар белән тулыландырылып тора.

Рәгыйдә Минәхтәмовна музейга килүчеләр өчен экскурсияләр оештыра, яшьләргә ата-бабаларыбыз тормышы турында сөйли. Кунаклар музейның рухи-мәдәни һәм патриотик тәрбия үзәге булуын билгеләп үтәләр.

Шулай ук Мәдәният йортында Рәгыйдә Минәхтәмовна җитәкчелегендә татар мәдәнияте түгәрәге эшләп килә. Биредә татар халкы гореф-гадәтләре, көнкүреше, милли үзенчәлекләре белән танышырга була.

Очеркыбыз герое сүзләренә караганда, хәтта Шенталы районы авылларындагы гореф-гадәтләр дә берсеннән-берсе аерыла. Бигрәк тә аш-су әзерләүдә аерма бар. Рәгыйдә ханым хатын-кызлар өчен генә түгел, мәктәп һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен дә аш-су әзерләү буенча остаханәләр оештырып, һәр ризыкның тарихын һәм нечкәлекләрен аңлата.

“Иртәнге йолдыз”ны рухландыручы

17 ел буе Рәгыйдә Минәхтәмовна “Чулпан” коллективында җырлый һәм бии. Ул башлап җырлаучы гына түгел, коллективны иҗатка рухландыручы да. Ансамбль җирле халыкның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнә, нәтиҗәдә яңадан-яңа фольклор номерлар туа. Мисал итеп Денис авылының “Типтерү” биюен күрсәтергә була. Шулай ук репертуарда халык җырлары, биюләре һәм гореф-гадәтләре күп. Шундый сирәк номерләр белән чыгыш ясаган коллективны регионара конкурсларга һәм фестивальләргә даими рәвештә чакырып торалар.

Күңелендә — иман

Инде әйткәнемчә, мәкаләбез герое бик тә динле кеше. Аның тормышы шәригать кушканча бара – мәчеткә йөреп, гарәп графикасын өйрәнгәч, Коръән сүрәләрен оригиналыннан укый, 1212 санлы мәхәллә мәчетендә дини бәйрәмнәр оештыруда катнаша.

Авылдашлары Рәгыйдә ханымны, халык гореф-гадәтләренә, диненә тугры булуы өчен хөрмәт итәләр. Ул, чын татар хатыны буларак, сабырлыгы, хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгы белән халкының холык-фигыленә тугры булып кала, башкаларга да үрнәк булып яши.

 Сергей МУРАВЬЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 391

Один комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>