Холдинг АО «Татмедиа» подписал меморандум о сотрудничестве с медиахолдингом «Самарское областное вещательное агентство» («СОВА»).
«Инициатива об увеличении сотрудничества и обмена информацией между татарстанскими и самарскими СМИ исходила от Раиса РТ Рустама Минниханова после его визита в Самару. В рамках этого сотрудничества был подписан меморандум», — рассказал генеральный директор АО «Татмедиа» Шамиль Садыков.
В рамках сотрудничества «Татмедиа» и «СОВА» будут регулярно обмениваться русскоязычными информационными материалами, которые включают в себя видео, телевизионные программы, информационные сообщения, фотоснимки и аналитические материалы.
«Основная наша работа будет проводится по сотрудничеству в цифровом направлении, то есть мы будем делать телевизионную или интернет-передачу, будем участвовать в проектах интернет-СМИ и печатных изданий», — сообщил корреспонденту «Татар-информа» и.о. директора «СОВА» Олег Гутов.
«СОВА» — это крупнейший самарский медиахолдинг, который включает в себя телерадиокомпанию «Губерния», газету «Волжская коммуна», интернет-журнал «Кому на Волге» и социальные сети.
***
«Татмедиа» АҖ холдингы «Самара өлкә тапшырулар агентлыгы» («СОВА») медиахолдингы белән хезмәттәшлек итү турында меморандум имзалады.
«ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Самарада эш сәфәре белән булганнан соң Татарстан һәм Самара гаммәви мәгълүмат чаралары арасында хезмәттәшлекне киңәйтү һәм үзара мәгълүмат алмашу инициативасы белән чыкты. Шушы хезмәттәшлек кысаларында меморандум имзаланды», — дип искәртте «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.
Үзара хезмәттәшлек кысаларында «Татмедиа» һәм «СОВА» даими рәвештә видео, телевизион программалар, мәгълүмати хәбәрләр, фотолар һәм аналитик материалларны үз эченә алган рус телендәге мәгълүмати материаллар белән алмашачак.
«Безнең төп эш цифрлы юнәлештә хезмәттәшлек итү буенча алып барылачак, ягъни телевизион яки интернет-тапшырулар әзерләячәкбез, интернет мәгълүмат чаралары һәм басма матбугат проектларында катнашачакбыз», — дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына «СОВА» медиахолдингы директоры вазифаларын башкаручы Олег Гутов.
«СОВА» — Самараның зур медиахолдингы, ул «Губерния» телерадиокомпаниясен, «Волжская коммуна» газетасын, «Кому на Волге» интернет-журналын һәм социаль челтәрләрне берләштерә.
Просмотров: 501