600ләп предприятие һәм оешмалар Идел буе авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаштылар
Самара өлкәсенең Усть-Кинель бистәсендә үткәрелә торган күргәзмә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче галимнәрне, белгечләрне һәм укытучыларны, эре аграр һәм эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләрен, фермер һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләрен һәм башка регионнардан килгән кунакларны үз тирәсенә ел саен җыя. Бирегә халык тәҗрибә уртаклашу, үз казанышларын күрсәтү, үсеш юлларын билгеләү өчен киләләр.
Башка еллардагы кебек үк, күргәзмә күпсанлы экспозицияләргә бүленгән иде. Шулай, «Агротехнопарк» экспозициясендә Россиядә һәм чит илләрдә җитештерелгән 250-300 данә авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмаларын карап йөрергә, ошаса, белгечләре белән сөйләшергә, сатып алу турында килешү төзергә мөмкин иде.
“Терлекчелек” бүлекчәсендә Самара өлкәсенең иң уңышлы эшләүче оешмалары һәм хуҗалыклар урын алган. Теләгән кеше биредә нәселле бозаулар, сарык бәрәннәре, куян һәм кош-корт сатып ала алды. Ә Самара өлкәсенең ветеринария лабораториясе “Айболитта кунакта” дип атаган мәйданчык оештырган иде. Биредә кечкенә балалар ветеринар һөнәре һәм эш инструментлары, өй җанварларын дәвалау ысуллары белән таныштылар.
Идел буе авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең иң кызыклы һәм иң җанлы урыны, һәрвакыттагыча, “Авыл урамы” иде. Биредә һәр районның авыл хуҗалыгында ирешелгән уңышларын, милли кәсепчелек үзенчәлеген, халык гореф-гадәтләрен күрергә була. Мәсәлән, Камышлы районы павильоны татар халык ашларына, тәм-томнарына һәм Ленар Абсаттаровның гармун моңына күмелгән иде. Күрше павильоннар да үз халыкларының яраткан ашларын, сувенирларын, халык осталары эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
“Фермерлар ярминкәсе”ндә халык аеруча күп иде: ит, сөт, балыктан әзерләнгән ризыклар, үсемлек мае, бал, яшелчә-җимешләрнең иң сыйфатлылары гына сатуга куелган иде. Әлбәттә, күргәзмәгә дача хуҗалары да күпләп килә. Алар биредә безнең төбәк өчен яраклаштырылган төрле җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары, җир җиләге үсентеләре, чәчәк бүлбеләре һәм ашламалар сатып алалар.
Әлеге чара авыл хуҗалыгы сезонын лаеклы йомгаклый, аграрийларыбызның горурланырлык хезмәтен күрсәтә.
Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 505