5 октябрьдә Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтте
Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең өлкән оперуполномоченные, полиция майоры Гөлия Никитина, беренче карашка, ир-атлар гына башкарырга тиешле вазифаны үти. Эзләүне оештыру бүлегендә ул — ун ир-ат коллегасы арасында бердәнбер хатын-кыз. Ләкин без гүзәл затларның хәленнән килмәгән бер генә эш тә булмавына күптән инандык инде.
Әңгәмәдәшем сүзләренчә, аларның гаиләсендә хәрбиләр бөтенләй юк. Шуңа күрә Миргалифән ага белән Мәдинә апа кызларының полициядә эшләргә теләвен бер дә хупламаганнар. Татар халкында әти-әни сүзе – закон. Шуңа күрә Гөлия башта авыл хуҗалыгы академиясендә белем алып чыга, ә аннары инде үз хыялын тормышка ашыру турында уйлана башлый. Хайваннарны, башлыча этләрне бик яраткан авыл кызы 2004 елда кинолог булып эшкә урнаша. Аннары, декрет ялыннан соң, Самараның Промышленный районы полиция бүлегенә эшкә чыга.
Әмма Гөлиянең күңеле һәрвакыт алга ыргыла, һәм өч елдан соң ул өлкәнең җинаятьчеләрне эзләү идарәсенә күченә. «2016 елда минем иң зур теләгем чынга ашты, — дип елмая мәкаләм герое. — Миңа өлкәдәге төп идарәдә эшләргә насыйп булды. Безнең күпмилләтле коллективыбыз бик тату, җитәкчебез — төпле, әйбәт кеше».
- Сезнең бүлекчә нинди эшләр башкара?
— Без югалган кешеләрне эзләү һәм танылмаган мәетләрне танып белү белән шөгыльләнәбез.
- Ого! Ишетүгә тәннәр чемердәп куйды! Әни дә, гаилә учагын саклаучы да булган хатын-кызга бу структурада эшләве авырмы? Хезмәтегез сезнең эчке дөньягызга, холкыгызга йогынты ясадымы?
- Җаным-тәнем белән яраткангамы, эшем авыр, дип зарлана алмыйм. Әмма улыма вакытында тиешенчә җылылык, ана назын бирә алмавым мине борчый.
Миңа карап, улым биш ел кадет мәктәбендә укыды. Әмма 9нчы сыйныфтан соң башка һөнәр сайларга карар кылды. Мин бер дә каршы түгел. Хәзер без аның белән якын дуслар, бөтен буш вакытыбызны икәү уздырабыз.
Эчке дөньяма килгәндә, әлбәттә, үзгәрешләр бар. Күп нәрсәгә, гомумән, дөньяга карашым үзгәрде, элек мине нык борчыган нәрсәләргә мин хәзер бик тыныч карыйм. Ә менә холкым, коллегаларым һәм якыннарым фикеренчә, 20 ел дәвамында полициядә эшләгән дәвердә бер дә үзгәрмәгән. Син һаман шундый ук ачык, киң күңелле, елмаючан, диләр.
Гөлия күптән инде «ЛизаАлерт» эзләү-коткару волонтер отрядының рәсми координаторы булып тора.
— Безнең бүлек турыдан-туры “ЛизаАлерт” белән хезмәттәшлек итә. Мин югалган кешеләрне эзләү кебек файдалы эштә катнашуыма бик шат. Бәлагә тарган кешеләргә ярдәм итәргә теләүчеләрнең саны елдан-ел арта бара. Дөньяда игелекле, ярдәмчел кешеләр, без уйлаганга караганда, күбрәк икән. Югалган балаларны, адашкан картларны эзләп табу, аларның шатлыклы йөзләрен һәм якыннарының бәхетен күрү — сүз белән генә әйтеп аңлатырлык хис түгел. Күңел тула, күзләр яшьләнә! Эштә очраган бернинди кыенлыклар да мине бу һөнәрдән баш тартырга мәҗбүр итә алмаячак, — ди ул, елмаеп.
Афәрин! Гөлия Миргалифән кызын һөнәри бәйрәме һәм 19 октябрьдә билгеләп үтеләчәк 20 еллык һөнәри юбилее белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет һәм шатлыклар, яраткан эшегездә зурдан-зур уңышларга ирешүегезне теләп калабыз!
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 780